Муса Җәлил һәйкәле (Якутск)
Якутскида Муса Җәлилгә һәйкәл (рус. Памятник Мусе Джалилю в Якутске) ― Саха Республикасы башкаласы Якутск шәһәренең «Казан» скверында 2023 елда ачылган. «Казан» скверы һәм бюст ― Татарстанның Якутск шәһәренә бүләге. ТарихСаха Республикасы башкаласы Якутск шәһәре үзәгендә «Казан» скверын ачу инициативасы белән Якутиянең «Туган Як» татар мәдәни үзәге иҗтимагый оешмасы (рәисе Игорь Хәлилов) чыга һәм Татарстан һәм Якутия җитәкчелеге тарафыннан хуплау таба. Сквер төзү турында карар 2022 ел башында кабул ителгән. «Казан» скверына нигез салу (символик таш кую) тантанасы 2022 елның июнендә «Якутиядә Татарстан көннәре» кысаларында республика Президенты (2023 елның 5 февраленнән Рәисе) Рөстәм Миңнеханов катнашында узган булган [1]. Муса Җәлилгә һәйкәл Якутск шәһәр Думасының 2022 елның 23 ноябрендәге РЯГД–43–8 санлы карары белән урнаштырыла. 2023 елның 31 октябрендә «Казан» скверы файдалануга тапшырыла һәм бөек татар шагыйре, сугышчы, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә һәйкәл куела. Сквер П. П. Романов исемендәге Якутск сәнгать училищесы (көллият) янында (Киров урамы буенча) урнашкан [2]. Скверны һәм һәйкәлне ачу тантанасы саха халкының традицияләре буенча алгыс (sah) фатихасы белән башланган. Тантанада Саха Республикасы Дәүләт Җыелышы (Ил Тумэн) Рәисенең беренче урынбасары Александр Жирков, Якутия хөкүмәте рәисе урынбасары Сергей Местников, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе, Якутск шәһәре башлыгы Евгений Григорьев, Якутия Язучылар берлеге рәисе Гаврил Андросов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендә татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев һ.б. вазыйфаи затлар катнашкан [3]. Тасвирлама![]() Бакча (сквер) уртасындагы аслыкка Җәлилнең бронзадан ясалган бюсты куелган.
Постаментның алгы ягында аскарак саха телендә (татарчасы постаментның уң як, русчасы сул як кырларында) Муса Җәлилнең «Җырларым» шигыреннән «Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңгырар җыр булып» сүзләре кергән дүрт юллык бер куплеты урнаштырылган:
Сквердагы корылмалар һәм кечкенә архитектура формалары татар орнаменты белән бизәлгән. Биредә мәдәни, мәгърифәтчелек һәм массакүләм чаралар үткәрү күздә тотыла[4]. Кызыклы факт
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia