Муса Җәлил һәйкәле (Чиләбе)
Муса Җәлилгә һәйкәл Чиләбе шәһәренең Тимирязев урамында урнашкан. Тарих![]() 2015 елның 16 октябрендә, «РФ дә Әдәбият елы» һәм «Җиңүнең 70 еллыгы»н билгеләү тантаналары һәм Чиләбедә үткән «Татар кызы-2015» бәйгесе финалы кысаларында, Чиләбе шәһәренең Тимирязев урамында, «Манекен» театры (А.С. Пушкин исемендәге «Театр+ Кино» Үзәге) янындагы бакчада ачылган. Муса Җәлил бюстының авторы — Бакый Урманче. Ул бюстны 50 ел элек «Ташларда портретлар» сериясендә ясаган булган. Чиләбе шәһәрендә Муса Җәлилгә һәйкәл ачу инициативасы һәм проекты белән Чиләбе өлкәсе татарлары Конгрессы (башкарма комитет рәисе Лена Колесникова) чыккан. ТасвирламаБакча (сквер) уртасындагы биек постаментка Җәлилнең ак төстәге мәрмәр таштан чүкеп ясалган бюсты куелган.
Постаментның ике ягына русча (сулда) һәм татарча (уңда) Муса Җәлилнең «Җырларым» шигыреннән [3] юллар язылган:
АчылуҺәйкәлне ачу тантанасында Татарстан премьер-министры Илдар Халиков, Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский һәм Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова катнаша. Чиләбе шәһәренең Муса Җәлил исемендәге 81 нче мәктәп укучылары русча һәм татарча Муса Җәлилнең шигырьләрен укый. Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia