Муса Җәлил һәйкәле (Усть-Каменогорск)
Муса Җәлилгә һәйкәл Казакъстанның Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе Үскәмән (рус. Усть–Каменогорск, каз. O'skemen) шәһәрендә урнашкан. ТарихСкульптура һәйкәле 2015 елның 22 июнендә Казакъстанның Үскәмән шәһәрендә (каз. O'skemen) Касыйм Кайсенов урамы белән Александр Протазанов урамы кисешкән чаттагы бакчада ачылган. Һәйкәлнең авторы — Мәхмүт Гасыймов. СыйфатламаҮлбе (рус. Ульба) елгасы яр буендагы бакча уртасында ярымай шәкелендә, мәрмәр катыш бетоннан ясалган дивар алдындагы сары мәрмәр аслыкка Муса Җәлилнең бронза бюсты урнаштырылган. Шагыйрь хәрби киемнән итеп ясалган. Бюсттан астарак, постаментка беркетелгән металл табличкага Советлар Берлеге Каһарманының Алтын йолдыз медале сурәте (сулда, өстә) һәм татарча (өстә) һәм русча (аста) мәгълүмат язылган:
АчылуАчылу тантанасында Казакъстанның Көнчыгыш Казакъстан өлкәсе акимы урынбасары Жаксылык Омар, Үскәмән (каз. O'skemen) шәһәре акимы Тимербәк Касыймҗанов һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча килгән Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе катнаша. Сылтамалар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia