Муса Җәлил музее (Мостафа)
Муса Җәлил исемендәге музей, Мостафа авылында Муса Җәлилнең халык мемориаль музее (рус. Народный мемориальный музей Мусы Джалиля в селе Мустафино) ― Ырынбур өлкәсе Шарлык районы Титово авыл җирлеге Мостафа авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). «Муса Җәлил исемендәге мемориаль комплекс» эченә керә. 1960-еллар ахырыннан гамәлдә. Музей килүчеләрне Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, татар шагыйре Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. Шарлык «Мәдәният-ял үзәге» муниципаль автоном мәдәният учреждениесе карамагында [1]. ТарихМостафа авылындагы әлеге музей – Советлар Берлеге Каһарманы Муса Җәлилгә багышлап ачылган беренче музей. 1960-еллар ахырында Мостафа авылы мәктәбендә шагыйрьгә багышлап музей-почмак булдырылган. Шул елларда шагыйрьнең авылда яшәүче туганнары һәм яшьтәшләреннән истәлекләр язып алу эше башланган. 1971 елда музей 1,5 мең кеше кабул иткән. 1972 елда музей мәктәпнең яңа бинасына, 1974 елда яңартып төзелгән авыл мәдәният йортына күчерелә. 1986 елгы экспозиция Ырынбур туган якны өйрәнү музее проекты буенча оештырылган [2]. 1991 елда музейга «Халык музее» исеме бирелгән. 1996 елда музей Муса Җәлил гаиләсенең өй интерьеры белән тулыландырыла. 2006 елда музейда яңа экспозиция булдырыла. Авыл музеена беренче тапкыр шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова килә. 2012 елда Ырынбур өлкәсе хакимияте һәм Татарстан хөкүмәте катнашында музейда реконструкция уздырылган. Муса Җәлил музеен реконструкцияләү һәм Муса Җәлил мемориаль музей комплексы экспозициясен булдыру Ырынбур өлкәсе губернаторы Ю. Берг һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов арасында хөкүмәтара килешүне гамәлгә ашыру кысаларында башкарылган [3]. Шагыйрьнең музее авыл мәдәният йорты, авыл китапханәсе, мәктәп, парк, Муса Җәлил һәйкәле, Хәтер обелискы белән бергә авылның «Муса Җәлил исемендәге мемориаль комплекс»ы эченә керә [4]. 2013 елда музейда Татарстан Милли музееның иҗат төркеме эшләгән яңа экспозиция ачылган. ЭкспозицияЭкспонатларның төп өлешен документлар, истәлекләр, хатлар, газеталар, китаплар, брошюралар, фоторәсемнәрнең күчермәләре тәшкил итә.
Моны да карагызИскәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia