Сембер өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте
Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы Сембер өлкәсе мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте белән бутамагыз Сембер өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (рус. Региональное духовное управление мусульман Ульяновской области, РДУМ Ульяновской области в составе ЦДУМ России), шулай ук Сембер мөфтияте (рус. Ульяновский муфтият) ― Сембер өлкәсе Сембер шәһәрендә урнашкан үзәкләштерелгән дини оешма. Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте карамагында. Тарих![]() Сембер өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте 1991 елда оештырыла. Ул елда РФ Юстиция министрлыгында БДБнең Европа илләре һәм Россия мөселманнары Диния Нәзарәте каршындагы Сембер өлкәсе мөхтәсибәт идарәсе теркәлү узган. Сембер өлкәсе мөхтәсибәт идарәсе 70 тән артык җирле мөселман дини оешмасын (мәчетләрне) берләштергән. 2001 елда БДБнең Европа илләре һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте итеп үзгәртелүе сәбәпле [1], Сембер өлкәсе мөхтәсибәт идарәсе ҮДН составындагы Сембер өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте (Сембер мөфтияте) итеп үзгәртелә. Җитәкчелек
Бина
![]() 2002 елга кадәр Сембер өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте аппараты Сембер шәһәре, Мунча тыкрыгы, 1нче йорт адресы буенча урнашкан биналар комплексында (Сембер үзәк җәмигъ мәчете) эшчәнлек алып бара. Аннары мөфтият дәүләт милкендә булган дини милекне Сембер өлкәсе мөселман җәмгыяте милкенә кире кайтару эшен башлап җибәрә. 1917 елга кадәр дини максатларда кулланылган, Сембер шәһәре, Федерация урамы, 37нче йорт адресы буенча урнашкан бина 2006 елда Сембер өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте карамагына тапшырыла. Хакимият, Россельхозбанк, эшмәкәрләр, дин тотучылар тырышлыгы белән әлеге бина торгызыла һәм хәзерге вакытта бина гыйбадәт йорты буларак эшли. XX гасыр башына кадәр мәдрәсә булган, Сембер шәһәре, Федерация урамы, 35нче йорт адресы буенча урнашкан бина 2012 елда Сембер өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте карамагына тапшырыла. Сембер өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте аппараты шул бинада эшчәнлек алып бара. СоставХәзерге вакытта Сембер өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте өлкә территориясендә урнашкан 110 җирле мөселман дини оешмасын (мәчетләрне) берләштерә һәм координацияли. Күп кенә мәчетләрнең биналары йөз елдан артык тарихка ия һәм дини әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары исемлегенә кертелгән. Болар – Мәләкәс шәһәре, Зөябаш шәһәр тибындагы бистәсе, Каңлы, Усть-Кулаткы авыллары мәчетләре. Сембер өлкәсенең зур мөселман үзәкләре арасында Сембер үзәк җәмигъ мәчетен, 109 нчы Мәләкәс шәһәре мәчетен, 156нчы, 352нче Черкели авылы мәчетләрен, Иске Кулаткы авылы «Җәмигъ» мәчетен атарга була. Диния нәзарәте рәисенә мәчетләрнең эшчәнлеге белән идарә итүдә 4 имам-ахун һәм 8 имам-мөхтәсиб ярдәм итә. Имам-мөхтәсиб бер район мәхәлләләре, имам-ахун берничә район имам-мөхтәсибләре белән җитәкчелек итә. Сембер өлкәсе имам-хатыйблары Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте карамагындагы «Биләр» мәдрәсәсендә квалификация күтәрү курсларында үзләренең һөнәри белемнәрен күтәрәләр[4]. ![]() Моны да карагызИскәрмәләрСылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia