Дагстан мөфтияте
Дагстан мөфтияте (рус. Муфтият Дагестана), шулай ук Дагстан мөселманнары Диния нәзарәте (рус. ДУМ Республики Дагестан), Махачкала мөфтияте ― Дагстан Республикасы мөселманнарының бәйсез региональ оешмасы. 2016 елның 18 мартына кадәр Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге составында булган [1][2]. Тарих![]() ![]() 1990 елның 27 гыйнварында Төньяк Кавказ мөселманнарының Гадәттән тыш корылтаенда Дагстан мөселманнарының Диния нәзарәтен оештыру турында карар кабул ителә. Февраль башында Махачкалада узган Дагстан мөселманнарының I съездында Баһаветдин Исаев Дагстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайлап куела. Яңа мөфтият 1944―1990 елларда гамәлдә булган, Төньяк Кавказ мөселманнарын берләштергән Төньяк Кавказ мөселманнары Диния нәзарәтенең (рус. ДУМ Северного Кавказа) варисы була [3]. 1992 елның 1-2 февралендә Махачкалада Дагстан мөселманнарының I (икенче хронология буенча – III) съезды уза, аның нәтиҗәсе буларак Дагстан мөфтие Баһаветдин Исаевны урыныннан алалар. Дагстан мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа рәисе итеп Сәет-Әхмәт Дарбишхаҗиев билгеләнә. Баһаветдин Исаев үзаерым Комык мөфтияте булдыра. Дагстан Диния нәзарәтенең милли билге буенча таркалуы башлана [3]. 1997 елда Дагстан Республикасы Хөкүмәтенең зур тырышлыгы белән республика мөселманнарының милли билге буенча таркалуын җиңеп, Диния нәзарәте торгызыла. Бердәм Диния нәзарәте рәисе итеп мөфти Сәетмөхәммәд хаҗи Әбүбәкәров сайлана. 1998 елның 17 августында Дагстан мөселманнары Диния нәзарәте Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация үзәген гамәлгә куючыларның берсе булып тора һәм аның составына керә. 1998 елның 21 августында террорлык акты (ерактан идарә итеп, мөфтинең машинасын шартлату) нәтиҗәсендә мөфти Сәетмөхәммәд хаҗи Әбүбәкәров вафат була [3]. 1998 елның 29 августында Диния нәзарәтенең яңа рәисе итеп мөфти Әхмәт хаҗи Абдулаев сайлана. ЙогынтысыКайбер суфи һәм сәләфи оешмаларыннан башка, республикадагы күпчелек мөселман дини оешмалары белән җитәкчелек итә. Шулай ук Дагстанның Санкт-Петербургтагы мәдәни-агарту үзәге белән Дагстан мөфтияте идарә итә. Диния нәзарәтендә мөхтәсибәт функцияләрен имамнарның район Советлары башкара. Җәмгыятьләр саны: 1600 тирәсе, шуларның 658е теркәлгән [3]. Мөфтиләр
Уку йортлары
һ.б. Басма органДагстан мөфтияте каршында журналистлык эшчәнлегенең барлык төрләрен үз эченә алган Медиа-холдинг эшли: телевидение, басма ММЧ һәм радио. Ул үз эченә берничә федераль һәм региональ ММЧны, шул исәптән «Ассалам» газетасын, «Ислам» журналын, islam.ru сайтын, islamdag.ru сайтын, ННТ телеканалын берләштерә. Никабны тыю турында фәтва2024 елның 23 июнендә Дагстандагы Махачкала һәм Дербентта чиркәүләргә, синагогаларга һәм полициягә һөҗүмнәрдә 20 кеше (шуның 17се полиция хезмәткәр) һәлак булгач, Дагстан мөфтияте никабны[d] тыю турында фәтва чыгара. Бу хакта Дагстан мөфтие Әхмәт Абдулаев төбәк башлыгының җәмәгатьчелек белән очрашуында хәбәр иткән[4]. Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia