Таврида мөселман Диния нәзарәте
Мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте – Таврида мөфтияте белән бутамагыз Таврида мөселман Диния нәзарәте, шулай ук Таврида мөфтияте (рус. Таврическое Магометанское Духовное Правление, муфтият Тавриды) ― Россия империясе Таврида өлкәсе мөселманнарының иң югары дини оешмасы. ТарихРоссия империясе патшабикәсе Екатерина IIнең 1783 елның 8 апрелендә «Кырым ярымутравын, Тамань утравын һәм бөтен Кубань ягын Россия державасына кабул итү турында» манифестында һәм шул ук елның 28 июнендә кул куйган Указында әйтелә:
Таврида мөселман Диния нәзарәте 1794 елның 23 гыйнварында патшабикә Екатерина IIнең «Мөфти рәислегендә Таврида өлкәсендә мөселман руханилар идарәсен булдыру турында» (рус. О бытии в Таврической области Магометанскому Духовному Правлению под председательством Муфтия) указы [2] белән төзелә [3]. Шул ук указ белән нәзарәтнең башлыгы ― мөфти билгеләнгән. Таврида мөселман Диния нәзарәтенең беренче мөфтие ― Кырым гаскәри казые Сәет Мәхмәт әфәнде. 1831 елның 23 декабрендә император Николай I «Таврида мөселман руханилары һәм алар алып барырга тиешле эшләр турында нигезләмә»не (рус. Положение о таврическом магометанском духовенстве и подлежащих ведению его делах) раслый [4]. Нигезләмәдә Таврида мөселман Диния нәзарәтенең башлангыч штаты да расланган. Бу документ нәтиҗәсендә Кырым өчен традицион булган мөселман руханиларының буыннан күчә килүче корпоративлыгы сакланып кала. Таврида мөселман Диния нәзарәте юрисдикциясенә Россия империясенең Көнбатыш губерналары: Вильно, Волын, Гродно, Ковно (үзәге Ковно, хәзерге Каунас), Курляндия (үзәге Митава, хәзерге Елгава) һәм Минск губерналары мөселманнары кертелә. Алга таба Кырым мөселманнары мәсьәләләре буенча берничә норматив-хокукый акт кабул ителә, аларның иң мөһимнәре түбәндәгеләр (хронологик тәртиптә):
1835 елгы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, Кырымда 1 мөфти, 1 гаскәри казый, 5 казый, 454 хатиб, 1113 имам, 931 мөәзин, 103 мөдәррис, 201 гочи булган. Кырым сугышыннан соң (1853-1856) Кырым татарларының Госман империясе территориясенә күпләп күчеп китүеннән соң һәм торак пунктлар саны кимү сәбәпле, 1914 елга ярымутрауда бары тик 729 мәчет кенә эшләп килә, руханилар саны 5 мәртәбә кими һәм бары 942 кеше тәшкил итә [1]. ![]() Таврида мөселман Диния нәзарәте Россия империясе Эчке эшләр министрлыгына караган. Ырынбур мөселман диния нәзарәтеннән аермалы буларак, Таврида мөфтиен турыдан-туры император үзе раслаган. Өяз казыйларын мөфти билгеләгән һәм губернатор раслаган. Таврида мөселман Диния нәзарәте кайбер үзгәрешләр белән патша хакимияте бәреп төшерелгәнче (1917) гамәлдә була [2]. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia