Россия Ислам килешүе ассоциациясе
Россия Ислам килешүе ассоциациясе (рус. ЦРО Российская ассоциация исламского согласия, РАИС) яки Бөтенроссия мөфтияте (рус. Всероссийский муфтият) ― 2010―2016 елларда гамәлдә булган үзәкләштерелгән дини оешма (Диния нәзарәте)[1]. ТарихРоссия ислам килешүе ассоциациясе (Бөтенроссия мөфтияте) 2010 ел ахырында булдырылган. Бу оешма Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы һәм Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәгеннән соң илнең дүртенче үзәкләштерелгән мөфтияте булыр дип уйланылган. Яңа мөфтиятне оештыруда Бөтендөнья урыс халык соборы бюросы әгъзасы, үзен ислам белгече дип атаучы Роман Силантьев[d] һәм Россия президенты идарәсенең 2002―2011 еллардагы баш киңәшчесе, 2006―2011 елларда Ислам мәдәниятенә ярдәм итү фонды идарәсе әгъзасы[2] Алексей Алексеевич Гришин башлап йөргән[3]. 2010 елның 8 декабрендә Мәскәүдә узган оештыру конференциясендә Ставрополь, Пермь крайлары, Урал, Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтләре һәм Рязань шәһәренең җирле «Инам» мөселман дини оешмасы җитәкчеләре үзәкләштерелгән дини оешма ― Россия Ислам килешүе ассоциациясе (Бөтенроссия мөфтияте) оештыру турында документка кул куйган. Россия ислам килешүе ассоциациясе Россиянең традицион (мәгърифәтле) исламы традицияләренә тугърылык һәм гомуми килешү аша мөселманнарның бердәмлегенә ирешүне максат итеп куюын игълан итә[4]. Ставрополь крае мөфтие хаҗи Мөхәммәт Рәхимов[d] бертавыштан яңа Диния нәзарәтенең Рәисе, мөфти итеп сайланган. Россия ислам килешүе ассоциациясе Идарәсен (башкарма комитетын) Пермь крае мөфтие Мөхәммәтгали Хуҗин[d], Голәмәләр шурасын Фәрит хәзрәт Сәлмән җитәкләгән[5]. Конференциядә оешманың уставы, меморандум һәм Мәскәү шәһәрендә мәчетләр төзелеше белән бәйле хәлләр буенча белдерү кабул ителгән. Дини күзәтчелек оештыруның башлангычында Пермь крае мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте рәисе (2013 елга кадәр) мөфти Мөхәммәтгали Хуҗин торган. 2010 елның декабрендә ул Россия Ислам килешүе ассоциациясе (Бөтенроссия мөфтияте) составына кергән, Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасын биләгән[6]. 2012 елның 21 июнендә Бөтенроссия мөфтиятенең идарә җитәкчесе итеп Мордовия Республикасы мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе (2008―2023 елларда) мөфти Фәһим Шәфиев билгеләнә[7]. Бөтенроссия мөфтиятен оештыруның башлангычында торган Пермь крае мөфтие Мөхәммәтгали Хуҗин һәм аның тарафдарлары оешмадан читләштерелә («М. Хуҗин эшчәнлеге Бөтенроссия мөфтиятендә сәламәт булмаган хәл тудыра һәм оешманың нәтиҗәле эшчәнлегенә комачаулый» дигән нәтиҗә белән)[8]. 2013 елның июлендә Ставрополь крае мөселманнары Диния нәзарәте Бөтенроссия мөфтиятеннән чыга, һәм мөфти Мөхәммәт хаҗи Рәхимов бу оешманың рәисе вазыйфасыннан китә[9][10]. Екатеринбургта Россия Ислам килешүе ассоциациясенең (РАИС) чираттан тыш съездын үткәрү һәм Бөтенроссия мөфтияте―РАИС башлыгы вазыйфасына Пермь мөфтие Мөхәммәтгали Хуҗинның сайлануы турында хәбәр ителә. Шул ук вакытта Россия Ислам килешүе ассоциациясе (РАИС) җитәкчелегенең икенче өлеше, җавап итеп, узган съездны легитим түгел дип атый, М. Хуҗинны оешмада җитәкчелекне тартып алуда турыдан-туры гаепли. 2016 елның 14 мартында суд карары буенча Бөтенроссия мөфтияте бетерелгән[11]. Бәя
Искәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia