Бәхетле планета индексыБәхетле планета индексы (The Happy Planet Index / HPI) – кешеләрнең тормыш хәлен һәм әйләнә-тирә мохиткә тәэсирен күрсәтүче индекс. Ул 2006 елның июль аенда New Economics Foundation (ингл.) (NEF) тарафыннан кертелә. Бу индексның максаты – илләрнең үсешләрен билгеләүче дип саналган Тулаем эчке продукт (ТЭП) һәм Кеше потенциалы үсеше индексы (КПҮИ) кебек билгеле индексларга көндәшлек итү, чөнки соңгыларның исәпләнелгәндә тормыш рәвешенең тотрыклылык ягы игътибарга алынмый. Кешеләрнең төп максатлары бай түгел, әмма бәхетле һәм исән-сау булуы сәбәпле, аеруча алганда ТЭП индексының урынсыз булуы билгеләнә.[1] Аннан тыш, тотрыклы үсеш фикере бу максатларга ашкынуның әйләнә-тирәгә йөкләнелгән бәяләрен дә исәпкә алынуның кирәген алга сөрә.[2] 2006 елда тикшерелгән 178 илдән иң югары дәрәҗәгә 2009 елда тикшерелгән 143 илдән иң югары дәрәҗәгә 2012 елгы рейтингы өчен 151 ил сайланды – иң югары дәрәҗәгә яңадан (икенче тапкыр) Коста-Рика мендә, аннан соң килүчеләр , Вьетнам, Колумбия, Кыскача аңлатуHPI гади файда принцибына нигезләнгән — кешеләрнең күбесе озын һәм канәгатьләндерүче тормыш яшәргә тели, һәм бу яктан иң югары дәрәҗәгә ирешүче ил – үз ватандашларына бу теләкләрләренә ирешүгә мөмкинчелек бирүче, шулай да киләчәк буыннарның һәм башка илләрдә яшәүче кешеләрнең шул ук теләккә ирешүләренә киртә салмаучы ил була. Ягъни, бу индекс IUCN Халыкара табигатьне саклау берлегенең 'табигатькә йөкләтелгән (яки тартып чыгарылган ресурслар) берәмлегенә күпме матди таварлары белән чикләнмәгән кеше файдасы/муллыгы тудырылганны' күрсәтүче метриканың булдырылуына җавап бирүче бер күрсәткеч.[7] Кеше муллыгы Бәхетле тормыш еллары күрсәткече белән билгеләнелә.[8] Табигатькә йөкләтелү (яки аннан тартып чыгарылу) өчен кеше башына әйләнә-тирә мохиткә йөк күрсәткече кулланыла – илдәге тормыш стилен дәвам итү өчен күпме табигый ресурсларын кирәклеген фаразлау омтылышы. Кеше башына әйләнә-тирә мохиткә йөге югары булган ил гадел булганыннан артык табигый ресурсларны кулланып, башка илләр куллана алучы ресурсларны ала һәм планетага төзәтелә алмаслык зарар китерү аркылы киләчәк буыннар хакына да керә.[9] Халыкара рейтинглар2012 рейтингыЮгары фәкыйрлек дәрәҗәләренә карамастан, иң алдынгы 10 илдән тугызы Кариб диңгезе тирәсендә урнашкан. - 2012 Happy Planet Index[5]
2006 һәм 2009 рейтинглары
КарашларШулай ук карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia