3-нче армия (ЭККА)
3-нче армия — Көнчыгыш фронт эчендәге хәрби берләшмә, 1918 елның июлендә оештырылган, 1920 елның гыйнварендә таратылган[1][2]. Армия эчендәАрмия эченә керделәр:[1] КомандирларСәргаскәрләр
Сугыш хәрәкәтләреПермь операциясе (1919)Кызыл армиясенең һөҗүме аның өчен уңышлы Сарапул-Воткинск операциясе тәмам булуыннан соң башланган; Василий Шоринның 2нче армиясе Көнгергә (һәм алга таба, Пермьгә) һөҗүмне башлаган, Сергей Межениновның 3нче армиясе исә Пермьгә төньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан һөҗумне башлаган. 21 июньдә 2нче армиясенең өлешләре Идел флотилиясе ярдәме белән Уса янында Чулманны кичтеләр һәм Көнгергә таба кузгалганнар. 29 июньдә кызылларның 21нче укчылар төмәне Көнгергә килеп җитә, бу акларда Пермь тирәсеннән тылдан һөҗүм куркынычын тудырган. Икенче көнне кызылларның 29нче укчылар төмәне (3нче армия) Пермь янында Чулманны кичте. 1 июльдә кызылларның 2нче армиясе Көнгерне алалар; шул ук көнне 3нче армия өлешләре Пермьгә бәреп керәләр. Пермь операциясенең уңылшлы нәтиҗәсе Кызыл армиясенә киләчәктә Уралга һөҗүмне дәвам итәргә мөкинлек биргән. Екатеринбург операциясеКызыл Армиянең һөҗүме Пермь операциясенең уңышлы тәмамланудан соң Дедюхин — Пермь — Көнгер — Кызылъяр сызыгыннан 5 июльдә башлана. Кызылларның 3-нче армиясе Чулман һәм Сөлил елгалар рубежында урнашканнар, ә 2-нче армиясе Сөлил һәм Караидел елгаларның субүләрне сугышып ала. 2-нче армиясенең туры һөҗүме акларның Удар корпусы тарафыннан кире кайтарыла. Шул вакытта кызылларның 28-нче укчылар төмәне (командир Владимир Азин) тау сукмаклары буенча аклар позицияләрне читләтеп үтәләр һәм арттан һөҗүм итәләр. 13 июльдә кызыллар Чиләбе — Екатеринбург тимер юлын кисәләр, ә 15 июльдә 3-нче армиянең частьләре Екатеринбургка керәләр. 20 июльгә 2-нче армия частьләре Югары Өфәле — Михайловский сызыгына чыгалар, ә 3-нче армия частьләре Түбән Тагилны, Түбән Тураны һәм Верхотурьены алалар. Себер армиясенең калган өлешләре Яулытора — Тубыл сызыгы кадәр чигенгәннәр. ![]() Чиләбе операциясеКызыл Армиянең һөҗүме Златоуст һәм Екатеринбург операцияләрнең уңышлы тәмамланудан соң 17 июньдә башлана. Акгвардиячеләр кызылларны Чибәркүл — Иртәш сызыгында туктатырга тырышканнар, ләкин кызыллар шул оборона сызыгын өзәләр һәм Чиләбегә таба һөҗүм итәүен башлаганнар. Аклар кызылларны Чиләбегә кертү, ә аннан соң шәһәрдә чолгап алу һәм тар-мар итү максаты белән үз гаскәрләрен яңадан төркемнәргә аералар һәм гаскәрне Чиләбе артына күчерәләр. 24 июльдә кызыллар Чиләбегә керәләр, ә 25 июньдә аклар каршы һөҗүмгә күчәтеләр. Аклар ике төркем белән һөҗүм иткәннәр: төньяк төркеме (командир — Сергей Войцеховский) һәм көньяк төркеме (командир — Владимир Каппель). Войцеховский төркеме Чиләбе — Екатеринбург тимер юлын кисә һәм 5-нче армиянең тылга чыга. Каппель төркеменең һөҗүме уңышсыз булган аркасында кызыллраны чолгап алуы уңышсызлыкка очрый. 29 июльдә — 1 августта узган кара-каршы алып барыла торган сугышларда 5-нче армиянең удар төркеме Войцеховский өзүен юк итә. 1 августта кызыллар гаскәрен яңадан төркемнәргә аералар һәм яңадан һөҗүмгә күчәләр. 4 августта кызыллар партизаннар белән бергәләп Троицкны алганнар һәм Троицк — Эткүл — Мияс — Бродокалмак сызыгына чыгалар. Әдәбият
Искәрмәләр
Русия ватандашлар сугышы дәвамындагы Кызыл Гаскәре
Фронтлар: Көнчыгыш | Көнбатыш | Каспий-Кавказ | Төньяк | Украина | Көньяк | Көньяк-Көнчыгыш | Көньяк-Көнбатыш фронт
|
Portal di Ensiklopedia Dunia