Төркестан армиясе
Төркестан армиясе — Көнчыгыш фронт эчендәге хәрби берләшмә, 1919 елның 5 мартында оештырылган, 1919 елнең 15 июнендә таратылган. КомандирларСәргаскәрләр
Сугыш хәрәкәтләреУфа операциясе![]() Уфа операциясе — ватандашлар сугышы барышында 1919 елның май—июньдә узган ЭККА Көнчыгыш фронтының акгвардиячеләр көчләренә каршы һөҗүм итү операциясе. ЭККА Көнчыгыш фронты каршы һөҗүменең состав өлеше. Операция барышында Төркестан армиясе көндәшне Бүздәк—Бәләбәй—Биккол сызыгыннан Агыйдел елгасына чигендерә. Акларны чолганышка алу өчен кызыллар сәргаскәрлеге Уфадан төньяктарак һәм көньяктарак һөҗүмнәрне итү турында карар чыгара. 4-7 июненедәге һөҗүм нәтиҗәсендә 25-нче дивизиясе Кызыл Яр янында, ә 26-нче дивизиясе Ахлыстин янында Агыйдел елгасы аша чыгалар; Һөҗүм төркеме (24-нче укчылар дивизиясе, 2-нче укчылар дивизиясенең 3-нче бригадасы һәм 3-нче атлы гаскәр дивизиясе), дошманның каты каршылык күрсәтүе аркасында, Агыйдел аша чыга алмады. 9 июньдә кызылларның 25-нче төмәне Уфаны ала, ә резервтан килгән 31-нче дивизия Уфа — Чиләбе тимер юлын кисә. 14 июньдә, Агыйдел елгасы аша уңышлы чыгудан соң, Һөҗүм төркеме, 25 һәм 26-нче дивизияләре белән бергәләп, шулай итеп акларны чолгап, Архангелга һәм Урманга таба алга китә башлаганнар. 19-20 июньдә аклар, тулы чолганыштан сакланып калгач, зур югалтулар белән чигенәләр. Сәнгать әсәрләрендәФильмнар
Әдәбият
Тышкы сылтамалар
Русия ватандашлар сугышы дәвамындагы Кызыл Гаскәре
Фронтлар: Көнчыгыш | Көнбатыш | Каспий-Кавказ | Төньяк | Украина | Көньяк | Көньяк-Көнчыгыш | Көньяк-Көнбатыш фронт
|
Portal di Ensiklopedia Dunia