Кызылъяр
Кызылъяр (рус. Красноуфимск) — Свердловск өлкәсендә урнашкан шәһәр (1781 елдан), Кызылъяр округының административ үзәге. ГеографияКызылъяр Караидел (Агыйдел кушылдыгы) елгасында, Екатеринбургдан 224 километрга көньяк-көнбатышка таба тора. Шәһәр аша Р350 (Ачит — Мәсәгуть) автомобиль юлы һәм Казан — Екатеринбург тимер юлы узалар. ТарихКызылъяр 1736 елда Кызыл Яр урочищесында ныгытма буларак нигезләнә. Баштан Кызыл Яр ныгытмасы , Уфа ныгытмасы, Кызылъяр ныгытмасы исемнәрен йөрткән. 1744 елдан Уфа губернасының Ырынбур провинциясе составында. 1774 елда ныгытманы Емельян Пугачёв гаскәрләре алалар. 1781 елда Кызылъяр ныгытмасы Кызылъяр шәһәренә үзгәртеп корыла һәм бер үк исемдәге өязенең үзәге була. 1781 — 1796 елларда — Пермь наместниклыгының Пермь өлкәсе составында, 1796 елдан — Пермь губернасы составында. 1856 елда шәһәрдә 1 чиркәү, 381 йорт һәм 10 лавка (кибет) булган. 1870 елда шәһрдә реальный училище ачыла. 1915 елда, Казан — Екатеринбург тимер юл төзү аркасында шәһәрдә тимер юл вокзалы төзелә, ә 1916 елда паровозлар депосы ачыла. Сугыш һәм сугыштан соңгы чорында шәһәрдә мехзавод, төзү материаллар җитештерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртү ширкәтләр барлыкка киләләр. 1986 елда шәһәр «Хөрмәт билгесе» ордены белән бүләкләнә. Халык
Милли состав
ИкътисадТәҗрибә-эксперименталь, такта яру, әсфәлт заводлары; төзү материаллар комбинаты; җиһаз һәм тегү фабрикалары. Азык-төлек сәнәгатенең пердприятиләре. Фотогалерея
Моны да караЧыганакларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia