Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте
Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте (рус. Духовное управление мусульман Средней Азии и Казахстана, САДУМ) ― СССРның биш Урта Азия республикасы (Казакъ ССР, Кыргыз ССР, Таҗик ССР, Төрекмән ССР, Үзбәк ССР) мөселманнарының рәсми оешмасы. Дүрт казыятны берләштергән дини оешманың штаб-фатиры Ташкентта (Үзбәкстан) урнашкан булган. Диния нәзарәтенә 1943 елда нигез салына һәм ул 50 елга якын гамәлдә була. СССР таркалганнан соң элеккеге союздаш республикалар үзләренең бәйсез Диния нәзарәтләрен булдыра. Мөфтиләр![]() СССР территориясендәге теләсә кайсы Диния нәзарәтенә караганда да күбрәк мөселманны берләштергән Диния нәзарәтен мөфти җитәкләгән, аны «Югары мөфти», яки «Бөек мөфти» дип зурлаганнар. Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәтен Бабахан нәселеннән булган мөфтиләр җитәкләгән:
ТарихНигезләүБөек Ватан сугышының беренче иң авыр ике елында совет җәмгыятендә кыйммәтләрне яңадан бәяләү була, дингә мөнәсәбәт үзгәрә башлый. Сугышчан атеизм сәясәте дини түземлелек белән алышына. Үзгәрешләрне сизгәч, Ишан Бабахан 1943 елның кышында Урта Азия һәм Казакъстан мөселман җәмгыятьләренә берләшергә чакыру белән мөрәҗәгать итә. Ишан Бабахан бер төркем дин әһелләре белән Үзбәкстан ССР Югары Советы Президиумы рәисе Юлдаш Ахунбабаев аша СССР хөкүмәте белән СССР мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте тибында Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәтен төзү турында сөйләшүләр башлый. 1943 елның 12 июлендә Ишан Бабахан җитәкчелегендәге инициатива төркеме СССР Югары Советы Президиумы рәисе М. И. Калининга рәсми мөрәҗәгать итә. Тиздән Урта Азиядә ислам дини үзәген төзү инициативасы Мәскәүдә хуплана һәм аның ихтыяҗлары өчен хакимият 1928 елда конфискацияләнгән Ташкент шәһәре Хәзрәти Имам мәхәлләсендәге Бабахан йортын кире кайтара. 1943 елның июлендә Ишан Бабахан Мәскәүгә чакырыла. Мәскәү кремлендә аның И. В. Сталин белән очрашуы уза, Сталин үзе Ишан Бабаханга мөселманнар Корылтаен җыярга һәм Ташкентта Диния нәзарәте оештырырга тәкъдим итә. Иосиф Виссарионович мөселман җәмәгатьчелегенең беренче чираттагы бурычы итеп немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә мөселманнар тарафыннан реаль ярдәм булырга тиешлегенә басым ясый. Мөселман голәмәсенең беренче корылтае 1943 елның 15-20 октябрендә Ташкентта Ишан Бабахан йортында уза. Анда Урта Азия һәм Казакъстаннан 160 делегат катнаша. Корылтай Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәтен (рус. САДУМ) оештыру турында карар кабул итә. Аның рәисе итеп бертавыштан шәех Ишан Бабахан ибн Абдулмәҗидхан сайлана. Бер үк вакытта аңа биш республиканың мөфтие дәрәҗәсе бирелә. Диния нәзарәтенең идарәсе башта Ишан Бабахан йортында урнаша. Мөфти шулай ук Диния нәзарәте каршында оештырылган китапханәгә үз тупламасыннан меңнән артык китап һәм кулъязма тапшыра. СССР хөкүмәте йөкләмәсен үтәп, Корылтай мөселманнарга мөрәҗәгате белән чыга, анда, аерым алганда, болай диелә:
. Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте шунда ук фронтка ярдәм күрсәтү буенча максатчан эшкә керешә. Үзбәкстан мөселманнары гына да Кызыл Армия ихтыяҗлары өчен 1 280 000 сум, 117 000 сум облигацияләрдә, 93 тонна азык-төлек һәм 90 баш мөгезле эре терлек җыйган. Шулай ук солдатлар өчен кием-салым җыю оештырыла, фронтовикларның гаиләләренә, һәлак булган һәм хәбәрсез югалган сугышчыларның туганнарына матди ярдәм күрсәтү өчен даими комитет төзелә. Алдагы тарих![]() 1943 елда СССР хөкүмәте мөселман халкы күп булган эре шәһәрләрдә мәчетләр ачарга рөхсәт итә. Әмма тиздән Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте мәчетләргә имамнар җитмәү проблемасы белән очраша. 1945 елда Совет хөкүмәте белән авыр сөйләшүләрдән соң, Ишан Бабахан озак еллар СССРда бердәнбер ислам белем бирү оешмасы булган, Бохарада урнашкан Мир-Гарәп мәдрәсәсе эшчәнлеген яңадан башлап җибәрә [2]. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, шәех Ишан Бабахан совет мөселманнарының Ислам дөньясы белән өзелгән элемтәләрен торгызуда актив катнаша. Мөфти тырышлыгы белән ел саен хаҗга бару йоласы торгызыла. 1945 елда Ишан Бабахан җитәкчелегендәге СССР мөселманнары төркеме Мәккә һәм Мәдинәгә беренче хаҗ кыла. ![]() 1962 елда СССР мөселманнарының дүрт Диния нәзарәте конференциясендә СССР мөселман оешмаларының халыкара элемтәләр бүлеген төзү турында карар кабул ителә, аның җитәкчесе итеп шәех Зыяэтдинхан ибн Ишан Бабахан сайлана. Кыска вакыт эчендә аның җитәкчелегендә Азия һәм Африканың ислам илләре белән дипломатик, дини, мәдәни һәм икътисади элемтәләр урнаштырыла. «Мусульмане Советского Востока» басмасы дүрт телдә нәшер ителә башлый. Зыяэтдинхан Бабахан Һиндстан-Пакистан конфликтын җайга салуда актив катнаша. Аның шәхси абруе ике ил арасында тынычлык урнаштыруда шактый зур йогынты ясаган. 1966 елның гыйнварында Ташкентта Һиндстан белән Пакистан арасында тынычлык турында килешүгә кул куелу очраклы түгел. Ул Совет хакимиятеннән СССРда беренче югары ислам белем бирү учреждениесен ачуга рөхсәт алуга ирешә. 1971 елда Ташкентта Намазгох мәчете бинасында имам әл-Бохари исемендәге Ислам институты эшли башлый. Мөфти Шәмсетдинхан Бабаханов Урта Азиянең Ислам мәдәнияте һәйкәлләрен реставрацияләүгә һәм гамәлдәге мәчетләрнең матди базасын ныгытуга зур игътибар бирә. Ш. Бабаханов җитәкчелегендәге Диния нәзарәте басмаханәсе мөселман әдәбиятын бастыру буенча зур эш алып бара. ![]() Үзгәрешләр1989 елның 4 февралендә Үзбәкстан һәм Таҗикстанның кайбер күренекле дин әһелләре һәм илаһиятчылары Диния нәзарәте администрациясе урнашкан Баракхан мәдрәсәсе янына җыела һәм мөселманнарның Гадәттән тыш гомуми җыелышы башлануы турында игълан итә. Аларның таләпләренә җавап итеп, мөфти Шәмсетдинхан Бабаханов отставкага киткән. Нәзарәт рәисе итеп мөфти Мөхәммәтсадыйк Мөхәммәйосыф сайлана. ТаркалуСССР таркалу белән, Урта Азия һәм Казакъстан мөселманнары Диния нәзарәте составында булган дүрт казыят та аерылып чыга һәм бәйсез идарәләргә (мөфтиятләргә) әйләнә.
Искәрмәләр
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia