Пыть-Ях мәчете
Пыть-Ях мәчете (Мечеть города Пыть-Ях ХМАО) ― Россия Федерациясе субъекты Хант-Манси автономияле округының Пыть-Ях шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Россия мөселманнары Дини җыены составындагы округ Диния нәзарәтенә керүче җирле мөселман җәмгыяте (мәхәллә) карамагында. Пыть-Яхта (1982 елдан штб, 1990 елдан шәһәр) 2010 елгы җанисәп буенча 41 488 кеше, шулар эченнән азәрбайҗаннар 1 139 кеше (шәһәр халкының 2,75% ы), башкортлар 1 325 кеше (3.19% ы), комыклар 2 073 кеше (5,00% ы), лезгиннар 549 кеше (1,32% ы), ногайлар 305 кеше (0,74% ы), таҗиклар 267 кеше (0,64% ы), татарлар 3 078 кеше (7,42% ы), чеченнар 701 кеше (1,68% ы) яшәгән[1]. Мәчет ― ХМАОда иң зурысы (2020)[2] ТарихҖирле мөселман дини оешмасы (мәхәллә) 1999 елның 9 августында юридик затларның бердәм дәүләт реестрында теркәлгән[3] Шәһәрдә беренче мәчет Вертолетка шәһәрчегендә мәчет итеп җайлаштырылган бинада урнашкан булган[4]. Мөселман бәйрәмнәрендә намазга килүчеләр, бина эченә генә сыймыйча, мәчет ишегалдын да тутырып утыралар.
2004 елда яңа Җәмигъ мәчете нигезенә беренче таш салынган. 120 урынга исәпләнгән мәчет проекты Яр Чаллыда архитектор Маркиз Басыйров тарафыннан эшләнгән булган, әмма бәяләр арту һәм мәхәллә әгъзаларының җыйган акчалары җитми башлау сәбәпле, мәчет төзелешен туктатып торырга туры килгән. Эшмәкәр, «АвтоСпецТранс» ҖЧҖ директоры Супьян Султанович Хужулов (1969 елда Гудерместа (Чечня) туган, Пыть-Ях шәһәр Думасы депутаты һәм ун бала атасы) [5][6] ярдәмгә килгән, мәчет бинасын зуррак итеп, проектны яңабаштан эшләргә кушкан[7]. Мәчет төзелеше барышын күзәтүне дә үз өстенә алган. «АрхИдея» ҖЧҖ архитекторлык ширкәте (архитектор Дмитрий Русаков) мәчетне төзегән. Мәчет барлык Ислам кануннарына туры китереп төзелә. Мәсәлән, ир-атлар өчен аерым, хатын-кызлар өчен аерым намаз бүлмәләре, малайларны һәм кызларны Ислам нигезләренә өйрәтү өчен аерым уку бүлмәләре, дини йолалар үткәрү бүлмәләре каралган. Мәчет дин тотучылар акчасына төзелә. Ул 1500 ир-ат һәм 200 хатын-кызны сыйдыра ала[8]. Балалар өчен якшәмбе мәктәбе эшли. 2012 елда Җәмигъ мәчете төзелеше туктап калган булган. Интервал суд арбитраж процесслары белән бәйле рәвештә барлыкка килгән. Ул вакытта шәһәр администрациясе җир участогын тартып алу турында дәгъва белән чыга. Арбитраж процесслары Омскида, Төмәндә һәм ике тапкыр Мәскәүдә, соңгысы Россия Югары Арбитраж суды президиумында узган[9]. 2015 елдан төзелеш дәвам иткән. 2017 елда Корбан бәйрәме әле төзелеп бетмәгән яңа бинада узган[10]. 2020 елда Супьян Хужулов иганәсе ярдәмендә мәчеттә мәдрәсә класслары җиһазландырылган[11]. Җитәкчелек
Искәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia