Маркиз Басыйров
Маркиз Басыйров, Маркиз Мөсфир[1] (Мөзгир)[2] улы Басыйров (1948 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Чуракай) ― архитектор, хаҗи. Илнең һәм республиканың күп торак пунктларында, шул исәптән Яр Чаллыда, мәчетләр төзү өчен 50дән артык проект авторы. Тәрҗемәи хәле1948 елда Татарстан АССР Актаныш районы Чуракай авылында мәктәп директоры гаиләсендә туган.[1] Казан дәүләт төзүче-инженерлар институтын (1995 елдан академия, 2004 елдан университет) тәмамлаган. 8 ел Яр Чаллының Комсомол районы архитекторы вазыйфаларын башкарган. Аннары «Челныгорстрой» комбинатының баш архитекторы итеп билгеләнә.[1] Мәчетләр проектлау буенча махсуслаша: 50дән артык проекты бар, бүгенге көндә 20 дән артыгы буенча мәчет биналары төзелгән, эшлиләр. М. Басыйров эшләнмәләре (проекты) буенча Яр Чаллыда «Тәүбә», «Әл-Мәдинә әл-Мөнәввәрә», Яңа шәһәрдә «Кәүсәр»[3], Сидоровкада «Ихлас» мәчетләре төзелгән, ул шулай ук Яр Чаллыда православие храмнарын реставрацияләү белән дә шөгыльләнгән.[4], бу аны дини объектлар буенча киң белгеч буларак характерлый. Яр Чаллының Элеватор тавындагы беренче мәчете ― Тау мәчетенә проект төзеп бирә. Яр Чаллының «Тәүбә» мәчете өчен җир алу артыннан да йөри, аннары Яр Чаллы йортлар салу комбинаты директоры Марат Бибишев (1929―2016) тәкъдиме белән авангард стилендә мәчетнең проектын эшли.[5] Мәчет 1992 елның 22 июлендә ачылган. Яр Чаллының Яңа җәмигъ мәчетенең беренче проектын төзи.[6] 1939 елда ябылып, 1990 елда православныйларга кире кайтарылган Орловка чиркәвендә М. М. Басыйров проекты белән яңарту эшләре башкарыла, бина псевдорус стиле бизәкләре кергән эклектика стилендә төзәтеп корыла.[7] [8] Казан кремлендәге Колшәриф мәчете проектына игълан ителгән конкурста катнаша, кызыксындыру премиясенә лаек була.[1] М. Басыйров проектына нигезләнеп, Актаныш (Әнәк), Арча, Минзәлә, Тукай районнары авылларында, Башкортстанда, Пермь крае Барда районы үзәге Барда авылында,[1] Нижневартовскида[9] мәчетләр корыла. ХМАО Пыть-Ях шәһәренә 120, Ханты-Мансийскига 400 урынлы мәчет проектлары эшләп бирә, Яңа Уренгой шәһәренә проект җибәрә (Пыть-Ях шәһәрендә мәчет башка проект буенча төзелә).[10] Галерея
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia