Портал:Удмуртия
үзгәртү
УдмуртияУдмурт Республикасы — Башкаласы — Ижау шәһәре. Республика Урта Уралның көнбатыш өлешендә, Чулман һәм Нократ бассейннарында урнаша. Көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — ~180 км, төньяктан көньякка — ~270 км. үзгәртү
Сайланган мәкаләУдмурт автономияле өлкәсе (рус. Удмуртская автономная область, удм. Удмурт автономи улос) — РСФСР составында административ-территориаль берәмлек. 1932 елга кадәр Вотяк автономияле өлкәсе (рус. Вотская автономная область, удм. Вотяк автономи улос) исемен йөрткән. Адмнистратив үзәге — Ижау шәһәре (1921 елның гыйнвар—июнендә — Глазов шәһәре). Вотяк автономияле өлкәсе 1920 елның 4 ноябрьдә барлыкка килә. 1929 елда Нижгар өлкәсе (аннан соң — Нижгар крае) составына кертелә. 1932 елның 1 гыйнварыннан соң Удмурт автономияле өлкәсе исемен йөртә. 1934 елның 7 декабрьдә Киров крае составына кертелә, ә 28 декабрьдә ул Удмурт АССР-ына үзгәртеп корыла. үзгәртү
Удмуртия шәхесе![]() Кузебай Герд (Кузьма Павлович Чайников) - күренекле удмурт шагыйре. Җиде яшендә әтисез кала. Матди авырлыкларга карамастан әнисе аны башлангыч мәктәпкә бирә. Башлангыч мәктәптән соң ул Вавож авылы мәктәбендә белем ала. 1912 елның августында ул Кукарск укытучылар семинариясенә укырга керә. 1916 елның маенда ул семинарияне уңышлы тәмамлый. Аннары Малмыж өязе Зур Уча авылында укытучы була. 1918 елда Михаил Худяков оештырган Малмыж тарих җәмгыятенең актив катнашучысы булып китә. Удмурт фольклорын һәм этнографиясен өйрәнүдән тыш ул шулай ук мари халкының риваятьләрен туплау белән дә шөгыльләнә. 1920 елның сентябрь аенда ул ар телендә «Муш» («Бал корты») дип аталучы балалар өчен беренче журнал чыгара башлый. үзгәртү
Мәкаләләрүзгәртү
Ә сез беләсезме...
үзгәртү
Сайланган рәсемүзгәртү
Киләчәккә эш
үзгәртү
Тугандаш порталлар
Төрлесе: Русия тарихы • Рус теле • Татар теле • Русия гыйбадәтханәләре • Себер • Ерак Көнчыгыш • Русия футболы • Русия матбугаты • Татар матбугаты Тиңдәш бүлекләр: География һәм урыннар • Дин һәм ышанычлар • Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр • Математика һәм мантыйк • Мәдәният һәм сәнгать • Сәләмәтлек һәм медицина • Табигый һәм физик фәннәр • Тарих һәм вакыйгалар • Технология һәм гамәли фәннәр • Шәхес һәм шәхесләр • Фәлсәфә һәм фикерләү |
Portal di Ensiklopedia Dunia