Камбарка районы
Камбарка районы (рус. Камбарский район, удм. Камбарка ёрос) — Административ үзәге — Камбарка шәһәре. ГеографияЧиктәшлек
Район Чулман-Агыйдел түбәнлеге эчендә урнашкан. Районның көнбатыш чиге Чулман елга буенча уза, аның кушылдыклар район территориясендә агалар — Әрмәз, Шолья, Камбарка, Бүә. ТарихРайон 1924 елның 23 гыйнварында Урал өлкәсенең Сарапул округы составында барлыкка килгән. Соңрак, район бетерелгән һәм Сарапул районына кушылган. 1937 елда Киров өлкәсенең составыннан Удмуртия АССР составына тапшырылган. 1939 елда, Сарапул районының кечерәю нәтиҗәсендә Камбарка районы кабаттан торгызыла. 1963 елда район яңадан юкка чыгарыла, аның территориясе Сарапул авыл районы һәм Сарапул шәһәре арасында бүленә. 1965 елда өченче мәртәбә торгызыла. Халык
Милли состав: арлар — 3,9 %, руслар — 81,1 %, татарлар — 8,6 % (2002 җанисәбе буенча). Татарлар күпләп район үзәгендә һәм Шолья, Кама авылларында яшиләр. Административ бүленеш
Социаль инфраструктура12 мәктәп, 13 балалар бакчасы, 1 музыкаль мәктәп; 3 хастаханә, 6 фельдшер-акушерлык пункты. Шулай ук 11 мәдәният йорты, 11 китапханә һәм Камбаркада мөзәй эшли. ИкътисадТранспорт![]() Район территориясеннән Горький тимер юлының «Мәскәү — Свердловск» тимер юл линиясе һәм «Ижау — Чайковски» тимер юл тармагы уза. Чулман аша паромлы кичүләр эшли. Шулай ук карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia