Кез районы
Кез районы (рус. Кезский район, удм. Кез ёрос) — Удмуртиянең төньяк-көнчыгышында урнашкан муниципаль район. Административ үзәге — Кез посёлогы. ГеографияЧиктәшлек
Районның көньягы Югары Чулман калкулыгында урнаша. Иң эре елгалар — Лып, Пызеп; Кулига авылы янында Чулман елганың башы урнаша. ТарихРайон 1929 елның 15 июлендә элекке Глазов өязенең Балезино, Лып, Полом һәм Юсово волостьларның 23 авыл советлардан барлыкка килә. 1935 елда район составыннан Кулига районы аерылып чыккан (1956 елга кадәр). 1962 елда Кез авыл районы оештыра, аның составына Карсовай һәм Дебёсы районнарның өлешләре керә. 1965 елда район хәзерге чикләренә керә. Халык
Милли состав: арлар — 68 %, руслар — 30 %, татарлар — 1 % (2002 җанисәбе буенча). Адимнистратив бүленеш
Социаль инфраструктураМәгариф системасы үз эченә 19 мәктәп, 17 балалар бакчасын һәм №50 профессиональ укуханәне ала. Медицина ярдәмен 4 хастаханә һәм 33 фельдшер-акушерлык пункты күрсәтә. Шулай ук районда 24 мәдәният йорты, 17 китапханә һәм ике музей эшли. Икътисад12 сәнәгый ширкәт эшли. Танылган шәхесләр
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia