Вязьма һәм Брянск янындагы бәрелеш
Мәскәү өчен сугыш (30 сентябрь, 1941 - 4 декабрь 1941) — Бөек Ватан сугышы вакытындагы Мәскәү территорияләрендә саклану операциясе. Мәскәү юнәлешендә ССРБ һәм наци Алмания гаскәрләре арасында сугыш: 30 сентябрь - 4 декабрь 1941 - саклану чоры, 5 декабрь - 20 апрель 1942 совет гаскәрләренең һөҗүме. Барбаросса операциясе буенча ССРБ башкаласы Мәскәүне яулап алу - төп хәрби, сәяси максат булып карала. Алман һәм көнбатыш хәрби тарихында шушы сугыш "Тайфун операциясе" дип йөртелә.
(дәвамы)
Шамил Тарпищев – СССР (1985) һәм Русиянең (1981) атказанган тренеры.
Шамил Әнвәр улы Тарпищев 1948 елның 7 мартында Мәскәү шәһәрендә туа. «Самый долгий матч» дигән китабында үз нәселенен Мордовиядәге Татар Йенәсе авылыннан булуы хакында яза. Әлеге нәсел вәкилләре бүген Кытайда, Япониядә, Польшада, Алманиядә, Америкада яши. Шамил Тарпищевнын әтисе Әнвәр Билал улы гомере буе «Знамя труда» авиация заводында эшли, тырыш хезмәте өчен берничә орден-медаль (шул исәптән Ленин ордены) белән бүләкләнә. Әнисе Мәрьям Гали кызы дә озак еллар буе шул заводта хезмәт итә.
(дәвамы)
Белгән идеңме
Сезне Мәскәү районнары һәм метро станциялары турында мәкаләләр язу эшенә чакырабыз.
|