Әрбәгыйн-и хәдис
«Әрбәгыйн-и хәдис» — дини әдәбиятта Мөхәммәт пәйгамбәрнең кырык данә хәдисен һәм аларга бирелгән шәрех-аңлатмаларны эченә алган туплама. Гарәп телендә 250 дән артык, фарсыча 50 дән артык «әрбәгыйн-и хәдис» төзелгән. «Кырык хәдис», «Йөз хәдис», «Мең дә бер хәдис» җыентыклары мөселманнарның өстәл китабы булып тора. Пәйгамбәрнең ислам динен тоту кагыйдәләре турында мөселманнар өчен әйткән сүзләре (кауль) һәм хуплаулары (тәкърир), әхлакый гамәлләре (фигыль) һәм образы (васфы) хәдис дип атала.
Тарих«Әрбәгыйн-и хәдис» җыентыкларының барлыкка килүе турыдан-туры пәйгамбәрнең бер хәдисе белән бәйләп карала:
Әлеге сүзләр мөселманнарга хәдисләрне белүнең әһәмиятен тагын бер тапкыр искәртә һәм 40 хәдисне бергә туплап өйрәнү-өйрәтүне, аларны шәрехләү, тәрҗемә итү эшен алга куя. «Әрбәгыйн-и хәдис» тупланмаларының барлыкка килүе пәйгамбәрнең шәфәгатен өмет итү, хәер-дога алу, үлгәннән соң туганнарың (яки шәкертләрең) тарафыннан яхшы сүз белән искә алыну, кайгы-хәсрәтләрне онытып тору, галимнәр рәтендә булу хыялы, башкаларга хәдисләрне өйрәткәндә бер система булдыру максаты һ. б. белән бәйле. «Әрбәгыйн-и хәдис» җыентыкларының иң беренче тәҗрибәсен Габдулла әл-Мәрвәзи (736—797) (tr) исемле галим төзүе билгеле, әмма әлеге җыентык безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгән. Дини әдәбиятта гарәп телендә 250 дән артык, фарсыча 50 дән артык «әрбәгыйн-и хәдис» төзелгән. «Кырык хәдис»нең төрки телгә тәрҗемәләренең һәм комментарийларының төгәл саны билгеле түгел. Төрки телдәШәрех-тәрҗемәләрдәге сәнгатьчелек һәм пәйгамбәрнең мөкатдәс сүзләрен шигъри юлларга салу осталыгында төрки авторлар югары бәягә лаек. Бу жанрдагы төрки телдә язылган иң матур әсәр булып Алишер Нәваинең (1441—1501) поэтик «Кырык хәдис»е исәпләнә. Ул, нигездә, Габдрахман Нуретдин Җәминең (1414—1492) шул ук исемдәге фарсы телендә иҗат иткән әсәрләренең төрки телдәге әдәби эшкәртмәсе[1]. Татар телендәТатар телендә «әрбәгыйн-и хәдис» үрнәге итеп Мәхмүд бине Галинең (1297—1360) «Нәхҗе-л-фәрадис» (ru) әсәрен күрсәтергә була. XX гасыр башы татар галимнәре арасында хәдис гыйлеме буенча билгеле дип аеруча Галимҗан Баруди (1857—1921), Мөхәммәтнәҗип Түнтәри[2] (1863—1930) исемнәрен атарга мөмкин. Алар «Әд-дин вәл-әдәб» журналында тормышның төрле очракларына (Коръән уку әдәбе, ант итү, каберләрне зыярәт итү, шәраб эчү, хатын-кызга мөнәсәбәт, кешегә мәрхәмәт кылу һ. б.) карата китерелүче хәдисләрне журнал укучыларга аңлатуны максат иткәннәр[3]. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Шулай ук карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia