Төмән җәмигъ мәчете
Төмән җәмигъ мәчете, Хәлиф Гомәр исемендәге Төмән җәмигъ мәчете (рус. Тюменская соборная мечеть имени халифа Умара) – Төмән өлкәсе административ үзәге Төмән шәһәрендә урнашкан мөселман гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте карамагында. ТарихТөмән җәмигъ мәчете Төмәннең Үзәк административ округында (1996 елга кадәр ― Төмәннең Үзәк районы), 1970 елда шәһәр составына кертелгән татар авылы Яңавыл (хәзерге Парфеново бистәсе) территориясендә, шәһәр үзәгеннән 5 км ераклыкта урнашкан. Хәзерге таш мәчет элек борынгы агач мәчет булган территориядә төзелгән. Төмән җәмигъ мәчете сигез ел дәвамында төзелгән, төзелеш 1997 елда тәмамланган. Эшләрнең озакка сузылуы объектның үзәк финанславы булмау белән аңлатыла, төзелеш эшләре берничә Ислам фонды [1] һәм өлешчә шәһәр хакимияте бүлеп биргән акчаларга башкарыла [2]. Мөхәммәд пәйгамбәрнең якын сәхабәсе Гомәр ибнел-Хәттаб хөрмәтенә аталган. БинаХәзерге вакытта Төмән җәмигъ мәчете ― шәһәрдә иң зур мәчет. Ул 500―600 кешегә исәпләнгән. Җомга көннәрендә биредә ике меңнән артык мөселман җыела. Бу көнне намаз уку өчен цоколь катының барлык бүлмәләре бушатыла, әмма урыннар барыбер җитми – кешеләр баскыч мәйданчыкларында һәм ишегалдында дога кыла [3]. Бер манарасы һәм бер гөмбәзе бар. Имам – Алишер хәзрәт Дедамирзаев. [4] Төмән җәмигъ мәчетендә шулай ук Төмән өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы (мөфти Зиннәт Әюп улы Садыйков) резиденциясе дә урнашкан. Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia