Уфа шәһәренең беренче җәмигъ мәчете![]() Уфа шәһәренең беренче җәмигъ мәчете (баш. Беренсе йәмиғ мәсете) — Башкортстан Республикасында һәм Уфа шәһәрендә иң төп мәчетләрнең берсе. Адресы: Башкортстан, Уфа шәһәре, Тукай урамы 48-се санлы йорт. Мәчет бинаһы мәдәни һәйкәл дип игълан ителгән. ТарихМәчет 1830 елда Ырынбур мөселман диния назараты мөфтей Габдрәхимов Габдесәләм кушуы буенча Уфа шәһәренең 2-се гилдия сәүдәгәре Ходайси Мөмин Таһир улы акчасына төзелә. 1894-1911 елларда инженер-архитектор И. Милев проекты буенча реконструкция уздырыла. 1920-се елларгача Беренче Уфа җәмигъ мәчете Россия мәчетләре арасында төп мәчет вазифасы ролен башкара. Мәчеттә «Госмания» мәдрәсәсе һәм дә ике сыйныф рус-башкорт училищесы булган. 1960 — 1992 елларда Беренче җәмигъ мәчете Уфа шәһәрендә эшләп килгән бердәнбер мәчет исәпләнгән. Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia