Конфуций һәйкәле (Казан)
Конфуций һәйкәле (рус. Памятник Конфуцию) ― Татарстан башкаласы Казан шәһәрендә 2024 елның 8 октябрендә куелган, 23 октябрендә ачылган һәйкәл (статуя). Борынгы Кытай фәлсәфәчесе Конфуцийга (б.э. к. 551–479 еллар) һәйкәл ачу БРИКСның XVI саммитына һәм Кытай белән Россия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 75 еллыгына багышланган[1]. УрыныҺәйкәл Казанның үзәк өлешендә, Вахитов районы территориясендә, Ленин бакчасының көньяк өлешендә урнашкан баскычның[d] (2018 елдан Ленин бакчасындагы баскыч төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып тора[2]) югары террасасында урнашкан. Конфуций һәйкәленә кадәр баскычның югары террасасында 1924―1977 елларда М. Я. Харламов[d] эшләгән Ленин һәйкәле-бюсты, аннары Н. И. Шильников[d] эшләгән Ленин сыны торган, аннан мәйданчык 47 ел буш торган. ТарихКазанда Конфуций һәйкәлен кую карары турында 2024 елның сентябрендә билгеле булган[3]. Скульптураны 2024 елның 8 октябрендә урнаштырганнар[4], шуннан соң аны шул ук елның 22-24 октябрендә Казанда узган XVI БРИКС саммиты[d] башланганчы тартма белән каплап тотканнар. Конфуций һәйкәлен ачу тантанасында БРИКС саммитының төп катнашучыларының берсе ― Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин катнашыр дип көтелгән булган[2], әмма нәтиҗәдә Кытай вәкиллеге дәрәҗәсе тыйнаграк булып чыккан. Ачылышта Кытай делегациясен Кытай Компартиясе Үзәк Комитетының пропаганда бүлеге мөдире урынбасары һәм Кытай Медиакорпорациясе (CMG) генераль директоры Шэнь Хайсюн[d] җитәкләгән, Россия ягыннан төп шәхесләр РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Бэлла Мухарбиевна Черкесова, Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе (ВГТРК) генераль директоры Олег Добродеев[d] һәм КФУ ректоры Ленар Сафин булган[3]. ТасвирламаКонфуций һәйкәле куб формасындагы гранит постаментка урнаштырылган кытай фәлсәфәчесе статуясыннан гыйбарәт. Скульптура һәм постаментның гомуми биеклеге ― якынча 2,5 м [3]. Һәйкәлдәге Кытай фикер иясе милли киемнән, ике кулын кушырып, карашын Казан федераль университетының Н. И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенә төбәп басып тора. Ул таштан (вариант: пластиктан[5]) ясалган, ике метрдан артык биеклектә. Постаментның алгы ягында рус һәм кытай телләрендә: «Конфуций, бөек Кытай фәлсәфәчесе, б.э. к. 551 ― 479 еллар» дип язылган такта урнаштырылган. Кайбер саннар
Искәрмәләр
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia