Бөгелмә колхозчысы
«Бөгелмә колхозчысы» (рус. Бугульминский колхозник) - 2001 елны Бөгелмә шәһәрендә Бөек Ватан сугышына багышланган Мәңгелек дан мемориал комплексында урнаштырылган Пе-2 очкычы макеты – һәйкәле. Һәйкәл Муса Җәлил һәм Ленин урамы белән кисешкән җирдә биек постаментта урнаштырылган. Постаменттагы мемориаль тактаның берсендә Сталинның рәхмәт белдергән телеграмма тексты язылган. Хакимият тарафыннан, рәхмәт белдереп җибәрелгән телеграммада:
Фронтка ерак арага очучы дүрт моторлы авыр бомбардировщик Пе-8 җибәрелгән булуга карамастан, постаментта Пе-2 очкычы макеты урнаштырылган. Чөнки беркайда да бөтен Пе-8 сакланмаган. Шуңа күрә һәйкәл сыйфатында кечерәк самолетны, Пе-2не урнаштыру турында карар кабул ителә. Тарихы1943 елның февралендә Бөек Ватан сугышы елларында Бөгелмә районы эшчеләре йөз мең сумга якын акча җыялар һәм Пе-8 авыр бомбардировщигын төзергә тапшыралар. Самолет бортына "Бөгелмә колхозчысы" дип языла. Шул ук елны самолетны 75 яшьлек “Батыр” авылы колхозчысы Биләл Садреевка хәрби аэродромда 25нче гвардия ерак очышлы авиаполкының шәхси составына тапшыру бурычы йөкләнелә. Садреев Пе-8не капитан-очучы В. П. Зелинскийга тапшыра. Самолет иң яңа навигацион приборлар, көчле пушкалар һәм зур калибрлы пулеметлар белән җиһазландырыла. Бөгелмә колхозчысы беренче җитди сынауны Кенинсберг портында (фашист складларын шартлату приказы) үтә. Орлов-Курск дугасында полк гвардия дәрәҗәсен ала, самолетның бортында гвардия символы барлыкка килә. “Бөгелмә колхозчысы” Ауропа һәм Германиядә фашистларны тар-мар итүдә дә катнаша. Самолет экипажы орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Тантаналы ачыш2001 елның 25 августында Бөгелмә шәһәренең 220 еллыгына багышлап, тантаналы шартларда ачыла. Монументны ачуда югары дәрәҗәле затлар, шул исәптән Татарстан президенты Шәймиев М.Ш.һәм Бөгелмә районы администрация башлыгы һәм шәһәр мэры Мәһдиев Н.Г. катнаша. ИскәрмәләрЧыганаклар
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia