Камилла Зөлкәрнәева
Камилла Зөлкәрнәева, Камилла Салават кызы Зөлкәрнәева (2021 елга кадәр Елисеева, 1998 ел, РФ, ТР, Тукай районы, Круглое Поле) ― спортчы (ирекле көрәш, билбаулы көрәш), Россиянең атказанган спорт мастеры (2020), билбаулы көрәш буенча өч мәртәбә дөнья чемпионы, Бөтендөнья күчмәләр уеннарының ике тапкыр чемпионы, халыкара класслы спорт мастеры (2017). Тәрҗемәи хәле![]() 1998 елда Татарстанның Тукай районы Яр Чаллы янындагы Круглое Поле бистәсендә туган. Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында укыган[1]. 2017 елда Уфага күчкән. Уфада аграр университетның агротехнологияләр һәм урман хуҗалыгы факультетын тәмамлаган. Спортта уңышларыТукай районы балалар-яшүсмерләр-спорт мәктәбендә тәрбияләнүче [2]. Башта ирекле көрәш белән шөгыльләнгән, аннан билбаулы көрәшкә күчкән. Беренче тренер-укытучысы ― Рафаэль Илгиз улы Гыйззәтуллин, Уфага күчкәч тренеры ― Рөстәм Илһам улы Зиякаев («Батыр» спорт мәктәбе). 2014 ― 1997-1999 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбаулы көрәш буенча дөнья беренчелеге (Теләче, Татарстан) ― алтын медаль (1 урын)[3]. 2016 ― Күчмәләрнең Икенче Бөтендөнья уеннары[d] (Чолпон-Ата, Кыргызстан Республикасы) ― алыш буенча 55 кг га кадәр авырлык категориясендә ике тапкыр чемпион (ирекле стильдә финалда Эквадордан Луиза Мелендесны, классик стильдә Азәрбайҗан спортчысын җиңгән, җиңүченең призы 100 000 сом)[4]. 2016 ― билбау көрәше буенча Россия чемпионаты (Владикавказ, Төньяк Осетия) ― 52 кг авырлык категориясендә 2нче урын (финалда Яр Чаллыдан спорт мастеры З. Ш. Әхмәдовага җиңелгән)[5]. 2016 ― билбау көрәше буенча XIV дөнья чемпионаты һәм «Горэш» төрекмән милли көрәше буенча III дөнья чемпионаты (Яр Чаллы шәһәре, Татарстан) ― ирекле стильдә 52 кг авырлык категориясендә 1нче урын[6]. 2017 ― яшүсмерләр арасында билбаулы көрәш буенча Россия беренчелеге (Воронеж) ― 52 кг авырлык категориясендә алтын медаль (1 урын). 2017 ― яшүсмерләр арасында сумо[d] буенча Россия беренчелеге (Смоленск) ― 55 кг га кадәр авырлык категориясендә 3нче урын. 2018 ― 18-20 яшьлекләр арасында билбаулы көрәш буенча дөнья беренчелеге (Астана, Казакъстан) ― ирекле стиль белән 52 килограммга кадәр авырлыкта алтын медаль (1 урын)[7]. 2019 ― билбаулы көрәш буенча Дөнья кубогы (Вильнюс шәһәре, Литва) ― алтын медаль[8]. 2021 ― билбаулы көрәш буенча XIX дөнья чемпионаты («Ак Барс» көрәш сарае, Казан шәһәре) ― 58 кг авырлык категориясендә алтын медаль (1 урын)[9]. 2021 ― билбаулы көрәш буенча Россия кубогы (Мәскәү) ― 58 кг авырлык категориясендә 1нче урын[10]. Бүләкләре, мактаулы исемәре
Шәхси тормышыКияүдә. Ире Артур Зөлкәрнәев (Кыйгы районы Арыслан авылыннан), спортчы һәм тренер, билбау көрәше буенча халыкара класслы спорт мастеры, Россиянең атказанган спорт мастеры (яраткан кызына дөнья чемпионатында тәкъдим ясаган [15]). 2021 елда никах укытканнар. Кызлары Аиша (2022)[16]. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia