Зәңгәр байрак![]() ![]() Зәңгәр байрак (ингл. Blue Flag) — пляжларга һәм причалларга бирелә торган халыкара бүләк (тамга). 1987 елдан һәр елны тапшырыла. Байракны алу өчен төп күрсәткеч — причал һәм пляждагы суның чисталыгы һәм су коену өчен хәвефсезлеге буенча халыкара стандартларга туры килүе. Байрак бер коену сезонына гына бирелә, киләсе сезонда пляж янәдән үзенең халыкара таләпләргә туры килүен расларга тиеш. Туризм өчен әһәмиятле, чөнки ял итүчеләр пляжның Зәңгәр байрагы барлыгына нык игътибар итә[1]. ТарихБайрак беренче тапкыр 1985 елда Франциядә тапшырылган. 1987 елдан башлап, бөтен дөнья буйлап тапшырыла башлаган. Елга ике тапкыр — 5 июньдә (Төньяк ярымшарда урнашкан илләр — Европа, Канада, Марокко, Тунис өчен) һәм 1 ноябрьдә (Көньяк ярымшарда урнашкан илләр — Кариб диңгезе илләре, Яңа Зеландия, КАР һ. б. ш.) тапшырыла. Байрак тапшырылганКанада, Хорватия (Селце, Кусто), Багам Утраулары, Болгария (Изге Влас), Бразилия, Дания (Коста Бланка), Кипр, Доминикан Республикасы, Англия, Велс, Франция, Финляндия, Греция, Алмания, Италия, Польша, Норвегия, Төркия (Бодрум), Швеция, Латвия (Юрмала), Литва (Паланга, Лида), Черногория, Марокко, Мальта, Тунис, Бельгия һ. б. илләргә тапшырылган[2]. ![]()
ИдарәЗәңгәр байрак белән бүләкләүне Foundation for Environmental Education, FEE (тат. Экология мәгарифе фонды, ЭМФ) (en) башкара. ЭМФ — коммерцияле булмаган, хөкүмәттән гайре оешма. Дөньяның 73 илендә Европа, Азия, Африка, Океания, Төньяк һәм Көньяк Американы гәүдәләндерүче оешмасы бар. КатнашуЗәңгәр байрак программасында Багам Утраулары, Бельгия, Болгария, Бразилия, Канада, Хорватия, Кипр, Дания, Доминикан Республикасы, Англия, Эстония, Франция, Алмания, Греция, Исландия, Ирландия, Исраил, Италия, Иордания, Латвия, Литва, Мексика, Мальта, Черногория, Марокко, Һолландия, Яңа Зеландия, Төньяк Ирландия, Норвегия, Польша, Португалия, Пуэрто-Рико, Румыния, Шотландия, Сербия, Словения, Көньяк Африка Республикасы, Испания, Швеция, Тринидад һәм Тобаго, Тунис, Төркия, Украина, Велс, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Виргин Утраулары, Синт-Мартен, Аруба һ. б. илләр катнаша. Таләпләр![]() Байрак алырга теләгән пляж 32 күрсәткечкә җавап җирергә тиеш[5]: Экология мәгарифе һәм мәгълүмат буенча
Суның сыйфаты буенча
Экология менеджменты буенча
Хәвефсезлек һәм хезмәт күрсәтү
Шулай итеп, Зәңгәр байрак кадалган пляжда:
СылтамаларИскәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia