Дебёсы
һәм [1] Дебёсы (удм. Дэбес, рус. Дебёсы) — Удмуртиядә урнашкан авыл, Дебёсы районының административ үзәге, 1921—1923 елларда — шәһәр. Халык саны — 5 720 кеше (2010 ел).[4] ГеографияАвыл Чүпче елгасында, Ижаудан 141 километрга төньяк-көнчыгшрак урнаша. Авыл янында Р242 (Пермь — Екатеринбург) трассасы уза. Иң якын тимер юл станциясе — Кез. ТарихБеренче тапкыр 1646 елда телгә алына. XIX гасырдан авыл аша Себер тракты уза башлаган; шуның өстенә, авылда Себер трактының ике тармак тоташканнар. Тракт ихтыяҗлары өчен монда почта һәм зимства станцияләре, коралханә, этап төрмәсе һәм хәрби лазарет төзелә.[5] 1920 елда Вәтәк автономияле өлкәсе составына кертелә, Дебёсы өязе үзәге була һәм шәһәр статусын ала. 1923 елда Дебёсы өязе юкка чыгарыла һәм Глазов өязе составына кертелә, Дебёсы шәһәр статусы югалта. 1929 елдан — Дебёсы районының үзәге. Халык
Милли состав: арлар — 64,4%, руслар — 32,2%, татарлар — 0,5%.[11] Социаль инфраструктураМәктәп, балалар бакчасы, сәнгать мәктәбе, хастаханә, клуб, Себер тракты музее. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia