Виктория күле
Виктория (Ньянза, Укереве) — Танзания, Кения һәм Уганда территориясендәге ( Көнчыгыш Африкада) күл[2]. АтамасыҖирле халык күлне Ньянза (собственно 'күл') дип атап йөртә. Дж. Спик аңа Виктория ханбикәсенең (патшабикә) исемен биргән. 1920 елга кадәр ул быры тик Виктория-Ньянза (Виктория-Ньянца) дип йөртелгән. Хәзерге вакытта күл өч мөстәкыйль дәүләтнең биләмәсендә ята, шуңа да һәр илдә халык этнонимыннан барлыкка килгән атамалары байтак. 1960 елларда бу дәүләтләр уртак исем бирергә киңәшләшә. Өч илдә дә бердәй кулланылган Ухуру (Uhuru), — 'азатлык', 'бәйсезлек'; Ширикишо (Shirikisho) — 'берләшмә', Умоджа (Umoja) — 'бердәмлек' дигән атамалар тәкъдим ителә. Әмма карар кабул ителми[3][4]. Барлыкка килүеКүл Көнчыгыш-Африка яссылыгының төньяк өлешендә сөзәк тектоник бөгелешне били, төньяктан лавалы агымы белән буалган. Күл антропоген чоры уртасында барлыкка килә. Мәйданы плювиаль дәверләрдә бигрәк тә зур була. Борынгы күл көнбатышка Альберт күленә коя һәм аннары Виктория-Нил елгасы аша Мерчин шарлавыгы барлыкка килгән җирдә Нил системасына ага. Виктория күле һәм төньяктарак яткан Кьога күле — борынгы сулыклар реликтлары[5]. Европалыларның күлне ачуы1858 елның 30 июлендә инглиз сәяхәтчесе һәм тикшеренүчесе Джон Хеннинг Спик европалыларга Ньянза күлен ача һәм аны патшабикә Виктория хөрмәтенә атый. Аның сәяхәтеннән язмалар кала, анда җирле халыктан алган мәгълүматлар буенча күл Нил елгасының башы дигән фараз куя[6]. Лондонга кайткач, Король географик җәмгыятендә Нил елгасының башын ачуы турында игълан итә. 1860 елда Спик Виктория күлендә тагын да бер экспедицияне җитәкли, аның барышында күлгә койган Кагера елгасын, шулай ук күлдән агып чыккан Виктория-Нил елгасын ача, ул Зәңгәр Нил белән кушылып, Нил елгасын барлыкка китерә. Виктория-Нил елгасы буйлап аска төшеп, аннары коры җирдән шул ук җирне үтеп, ул Нил елгасының башын тапканын исбат итә[7]. Шуңа карамастан, Аурупада «New York Herald Tribune» гәзите корреспонденты һәм билгеле сәяхәтче Генри Стэнли экспедициясе кайтканга кадәр бәхәсләр дәвам итә. Ул Африкага өч экспедиция оештыра, беренчесендә Виктория күленә юллана һәм Спикның фикерен раслый[8]. КлиматыВиктория күленең климаты елына ике яңгырлар мизгеле белән экваториаль-тропик климат. Гыйнварда уртача температура 22 °С, ә июльдә уртача температура +20 °C. Уртача еллык явым-төшемнәр саны 1500-1600 мм тәшкил итә. Беренче яңгыр мизгеле март аеннан май аена кадәр, ә икенчесе октябрь аеннан декабрь аена кадәр дәвам итә. Утрау яры буендагы һәм утраулардагы явым-төшем күләмен үлчәүләр күрсәтүенчә, явым-төшем яр буйларына караганда күл уртасына якынча 30% ка күбрәк төшә. Күлнең үзенчәлекле сыйфаты булып тропик давыллар вакытындагы давыллы җилләр белән бәйле көчле штормнар тора. Планетадагы гомуми климат үзгәрүләре, шулай ук Африкадагы урманнарны кисү аркасында явым-төшем күләме һәм ешлыгы кими. Соңгы елларда Кения, Эфиопия, Сомали, Эритрей һәм Джибутида көчле яңгырлар бик сирәк күренеш булып тора. Бу елгаларның күләмен һәм күлләрнең, шул исәптән Викториянең дә, мәйданын киметә. Берләшкән Милләтләр Оешмасының мәгълүматлары буенча, көчле корылыклар белән бәйле бу илләрдә суның бик чикләнгән микъдары кала. Яңгырлар булмау сәбәпле көтүлекләр дә күпкә кими, бу йорт хайваннарына кире йогынты ясый. Болар бөтенесе бу тирәдә яшәгән 110 миллионга якын кешенең гомерен һәм саулыгын хәвеф астына куя[9]. 1956-1978 еллар өчен уртача явым-төшем миллиметрларда [10]
ГеографиясеЯрлары нык ергаланган, еш кына сазлыклы; көньяк-көнбатыштан текә һәм биек. Яр сызыгының озынлыгы 7000 км артык. Эре култыклары — Кавирондо, Спик, Смит-Саунд. Гомуми мәйданы якынча 6 мең км² булган утраулар күп (~10 % күл майданыннан, эреләре — Укерев һәм Сесе утраулары)[4]. Күл саванна белән уратып алынган, төньяк-көнбатышта ярларына дымлы яфрак коючы - мәңге яшел экваториаль урман терәлеп тора (башлыча икенчел). Күл күбесенчә атмосфера явым-төшем исәбенә һәм күп санлы елга сулары белән туклана, алар арасында Кагера елгасы - Нил елгасы инеше дә бар. Елгалардан уртача еллык керем 114 км³ тәшкил итә (елгалардан 16 км³, атмосфера явым-төшемнәреннән 98 км³) Агым (21 км³) Виктория - Нил елгасы буйлап башкарыла һәм Оуэн-Фолс гидроэлектростанциясе белән көйләнә. Күлләрдә су күләменең уртача еллык тирбәлеш амплитудасы 0,3 м. (45 ел эчендәге күзәтүләр буенча еллык максималь күләме 1,74 м). Тропик яшенле яңгырлар вакытында давыллы җилләр барлыкка китергән көчле штормнар хас[5]. Көнчыгыш яры янында — алмаз һәм алтын чыгарыла. Күл белән Һинд океаны яр буен Кисуму — Момбаса һәм Мванза — Таборы — Дар-эс-Салам тимер юлы тоташтыра[5]. Күлнең төньяк яр буен экватор кисеп үтә. Күл иң югары 80 метр тирәнлеге белән иң тирән күлләргә карый. Күл суның күләмен кушылдыкларына караганда яңгырлардан күп ала. Күл тирә-ягында 30 миллионлап кеше яши. Күлнең көнбатыш һәм көньяк ярларында европалылар килгәнгә кадәр күпкә алдан кофе үстерә белгән хайя халкы яши. Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясыВиктория күлендә балыкның 200-дән артык төре исәпләнә, алардан башлыча промысел балыгы булып тиляпия һәм нил алабугасы тора. Күлнең суында крокодиллар бик күп, шулай ук монда төче суда яши торган борынгы вәкилләр — протоптерлар бар. Бу уникаль балык гади балыклар һәм җир өсте хайваннары арасында бәйләүче буын булып тора. Яр буйларында һәм утрауларда цеце чебене яши[5]. РубондоКүл биләмәсендә тыюлыклар һәм милли парклар бар. Рубинны — Island Rubondo (450 км²) утравының Милли паркында тирә -як мохитне саклау максатыннан машинада йөрергә ярамый, бу җәяүләп йөрү вакытында хайваннарны якыннан күрергә мөмкинлек бирә. Утрауда эре ерткыч җәнлекләр юк, Рубондоның хайваннар һәм үсемлекләр бик бай һәм күп төрле. Куе урман, саванна, сирәк урман һәм сазлыкларның ярашып килүе кайбер уникаль булган күп төрле хайваннарның үзенә кызыктырып торган яшәү шартларын булдыра. Мәсәлән,ситатунга (сазлыкларда яши торган антилопа) Танзаниядә тик Рубондо утравында гына очрый. Ситатунганың тояклары нык сузылган (10 см) һәм киң аерылган. Моннан тыш, биредә фил, мөгезборын, жираф, кылыч мөгезле антилопалар, бегемот, крокодил, шимпанзе, яшел мартышка, дикобраз, мангуст, бәләкәй антилопаны йота алырлык питоннар, мамба, кобра, кара елан, күп санлы күбәләкләр һәм кошлар: бөркет, голиаф-селләр яши. Экологик хәлеКүлнең экологик хәле җирле халык санының тиз артуы, яр буе урманнарын кисү, чит илгә балык чыгару индустриясенең нык үсүе, экзотик үсемлекләрнең һәм хайваннарның килеп чыгуы һәм үстерелүе, урындагы балыкның 50 процентыннан артыгының юкка чыгуы (элек чуар алабуганың гына 400 чамасы төре исәпләнгән), яр буе авылларының канализация сулары агуы аркасында җитди куркыныч астында тора. Күл балыгын арттыру максатында күл суларына нил алабугасы җибәрелә, бу урындагы балыкларның күп төрнең юкка чыгуына китерә. Китерелгән зыян чиксез зур. Эвтрофикация һәм пычрак суларның агып төшүенең артуыннан тыш күлнең интенсив коруына су лилияләре дә булышлык итә. Бу төче суда үсә торган чыдамлы һәм яхшы үрчүе белән аерылып торган үсемлек XX гасырда Африкага бизәү сыйфатында кертелә. Шул вакыттан алып алар тиз тарала. 1990 еллар азагында су лилияләре Виктория күле балыкларының кискен кимүенә китерә, чөнки лилияләр судан кислородның нык зур күләмен йота. Моннан тыш аның мыекчалары һәм яфраклары күлдән суның агып килүенә һәм агып китүенә комачаулый, балык тотуны кыенлаштыра. OSIENALA су лилияләрнең таралуын күзәтә һәм аларның санын арттырмау өчен чаралар күрә. Виктория күлендә су күләменең кимүе белән бәйле, 2006 елның башында, «Берләшкән Милләтләр Оешмасы карамагындагы стихияле бәла-казаны киметү буенча оешмалар» (инг. Strategy Disaster Reduction UN'for' s International) вәкиле, Уганда гидроэлектростанциясе күл суын 50 ел элек төзелгән халыкара килешүдә каралган тиешле күләмнән күбрәк куллана, дип хәбәр итә. Искәрмәләр{{искәрмәләр | refs= Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia