Жираф
Жираф (лат. Giraffa camelopardalis) — куш тояклылар отрядыннан, жирафлылар гаиләсеннән бер имезүче хайван. Җир йөзендә иң озын хайван. Сыйфатламалары![]() Иркәк жирафлар 5,5—6,1 м хәтле ирешәләр (якынча озынлыкның 1/3 муен тәшкил итә ) һәм авырлыгы 900-1200 кг кадәр җитә. Саулыклар гадәттәгечә азга кимрәк һәм җиңелрәк була. Башка имезүче хайваннар төсле үк җиде муен умырткасы булуына карамастан, җирафларның муены искиткеч озын. Озын буй кан әйләнешенә, беренче чиратта, баш миенә кан таэмин итүгә йөк китерә. Шуңа күрә жирафларның йөрәге бик көчле. Ул минутына 60 литр кан үткәрә, жираф йөрәге 12 кг авырлыкта һәм ул кеше йөрәгеннән өч тапкырга югарырак басым тудыра. Шуңа да карамастан, башны кисәк күтәрү һәм төшерүгә жираф йөрәге чыдамас иде. Мондый хәрәкәтләр хайванны һәлак итмәс өчен жирафның каны кешенекеннән куерак. Моннан тыш, жирафларның зур муен тамырында махсус бикли торган клапаннар бар. Алар баш миенә бара торган баш кан тамырында басымны сакларга ярдәм итәләр. Жирафның кара теле бик озын һәм мускуллы. Жираф телен 45 смга хәтле чыгара ала һәм шуның белән ботакларны алырга ярдәм итә. Шулай ук карагызЧыганакларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia