Ак Нил
һәм Ак Нил — Нил елгасының ике чыганагының берсе (икенчесе - Зәңгәр Нил), Африкадагы иң озын елга. ЭтимологиясеАк Нил үзенең исемен елгадагы зур күләмдәге ак балчык аркасында ала, елгага аны Ак Нил кушылдыгы Собат агызып китерә. Ачыш тарихыXIX гасырда Нил чыганагын эзләү буенча Ауропа тикшеренүчеләренең тырышлыгы, нигездә Ак Нилның чыганагын эзләүгә юнәлтелә, ул Кара Африка киңлекләрендә югалган була. 1937 елда алман галиме Буркхард Валдекер күл бассейнын өйрәнә һәм Ак Нилның чыганагы буларак Кагер елгасын билгели. ГеографиясеАк Нил Үзәк Африканың дымлы тропикларында, Руанда һәм Бурунди тауларында башлана. Аннары ярымчүллек зонасы буйлап Танзания, Уганда, Көньяк Судан илләре аша ага, аннары Суданның Хартум каласы янында Зәңгәр Нил белән кушыла һәм Нил елгасын барлыкка китерә. Озынлыгы 3700 км дан артык, бассейн мәйданы 1800000 км2. Виктория күленнән Хартум каласына кадәр озынлыгы 2870 км җитә. Чыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia