Альберт (күл)
Альберт (ингл. Lake Albert) — Көнчыгыш Африкадагы күл. ГеографияУганда һәм Конго Демократик Республикасы чигендә, Көнчыгыш Африка рифт үзәнендә урнашкан. Угандада — Ньянца (ингл. Nyanza) Конгода (Заирда) 1973—1997 елларда президент Мобуту хөрмәтенә Мобу́ту-Се́се-Се́ко (фр. Mobutu Sese Seko) дип аталган. Диңгез биеклеге - 615 м. Мәйданы — 5300 км², иң зур тирәнлеге — 58 м. Яр буйлары аз ергаланган, башлыча текә; күл төбе җәенке. Альберт күлендә Семлики (Эдуард күленнән чыга) һәм Виктория-Нил (Виктория күленнән чыга) елгалары коя, Нил (Ак Нил) инешләренең берсе Альберт-Нил күлдән чыга. Күлнең көньяк өлеше, Семлики койган урын бик нык сазланган. Күлдән көньяктарак Рувензори сырты урнашкан, ә төньяк-көнбатыш яр буйларында Зәүгәр таулар күтәрелә. Өске катламында су температурасы 30 °C ка кадәр барып җитә. Күл балыклы (40 төрдән күбрәк: нил алабугасы, юлбарыс балыгы һ. б.). Суднолар йөрешле; төп портлары — Бутиаба (Уганда) һәм Касеньи (Конго ДР). 1864 елда инглиз сәяхәтчесе Сэмюэл Уайт Бейкер тарафыннан ачыла һәм Британия королевасы Викториянең тормыш иптәше Альберт Саксен-Кобург-Готлы хөрмәтенә атала. ИскәрмәләрӘдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia