Бор (Түбән Новгород өлкәсе)
Бор (рус. Бор) — Россиянең Түбән Новгород өлкәсендә шәһәр. Халык саны — 78 079 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 121 041 кеше.[1] ГеографияБор Идел елгасы өстендә, Түбән Новгороддан каршы яктагы ярда урнаша. Борны Түбән Новгород белән автомобиль һәм тимеръюл күпере тоташтыра. Горький тимер юлының Моховые Горы тимер юл станциясе. Бор янында Р159 (Түбән Новгород — Красные Баки — Шахунья — Яраң) автоюл уза.
ТарихБор беренче тапкыр XIII гасыр Везлома бистәсе (Везломская слободка) буларак телгә алына. Соңрак бистә 1 киломтерга төньяграк Бор бистәсе (Боровская слобода) исеме астында күчерелә. XIX гасырның ахырында Түбән Новгород губернасы Семёнов өязе Бор авылында 2 чиркәү һәм 293 йорт булган. 1931 елда шәһәр тибындагы бистә статусын ала. 1938 елдан — шәһәр. 2005 елда шәһәр составына Большое Пикино, Неклюдово, Октябрьский бистәләре һәм Летнево авылы кертелә. Халык
Милли состав
Икътисад"Нижегородский теплоход" АҖ, "Борторгмаш", урман хуҗалыгы машиналар төзү заводы, торба заводы. Пыяла заводы, леспромхоз, урман хуҗалыгы, химлесхоз, өй җиһазлар фабрикасы, силикат заводы. Сөт заводы, икмәк заводы. Югары уку йортлары
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia