Арыслан йолдызлыгы
Әсәт йолдызлыгы (гарәп. الأسد әл-’әсәд — «арыслан»[1]; шулай ук Арыслан йолдызлыгы; лат. Leo) — күк йөзенең төньяк ярымшарындагы Саратан һәм Сөмбелә йолдызлыклары арасында урнашкан зодиак йолдызлыгы. ЙолдызларӘсәт α — Регул (лат. Rēgulus — «кечкенә патша», «патша улы»), +1,36m күренмә йолдызча зурлык белән якты ак-зәңгәр йолдыз. Аның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 160 тапкыр зуррак һәм ул Җирдән 85 яктылык елы ераклыгында урнашкан. Әсәт β — Денебола (гарәп. ذنب الأسد ҙәнәб әл-’әсәд — «арыслан койрыгы»), +2,14m күренмә йолдызча зурлык белән ялтырый һәм ул 43 яктылык елы ераклыгында урнашкан. Әсәт γ — Әлҗәбһә (гарәп. الجبهة әл-җәбһәһ, جبهة الأسد җәбһәт әл-’әсәд — «арыслан маңгае»[2], әмма чыннан «Арыслан ялы» булып тора; рус. Альгиеба), +1,98m күренмә йолдызча зурлыктагы куш йолдыз. Әсәт δ — Зоһер (гарәп. ظهر الأسد зоһер әл-’әсәд — «арыслан биле»[3], шулай ук Зосма — бор. грек. «билбау»; рус. Зосма), +2,56m йолдызча зурлыктагы ак йолдыз. Әсәт ε — Әлҗәнүби (гарәп. رأس الأسد الجنوبي рә’с әл-’әсәд әл-җәнүби — «арыслан башының көньяктагы»[4]; рус. Альгенуби), +2,98m йолдызча зурлыктагы йолдыз. Әсәт ζ — Әлзафирә (гарәп. الضفيرة әз-зәфирәһ; ингл. Adhafera), +3,44m йолдызча зурлыктагы зур йолдыз. Әсәт η — Әл Җәбһә (гарәп. الجبهة әл-җәбһәһ[2]; ингл. Al Jabbah), +3,51 йолдызча зурлыктагы куш йолдыз. Әсәт θ — (гарәп. الخرت әл-хорт; ингл. Chort), +3,32m йолдызча зурлыктагы йолдыз. Әсәт ι — +4,00m йолдызча зурлыктагы куш йолдыз. Әсәт κ — (гарәп. منخر الأسد минхир әл-’әсәд — «арслан танавы»; ингл. Al Minliar al Asad), +4,47m йолдызча зурлыктагы күренмә икеле йолдыз. Әсәт λ — Әлтараф (гарәп. الطرف әт-тарф — «күренеш»[5]; ингл. Alterf), +4,32m йолдызча зурлыктагы йолдыз. Әсәт μ — Рәэсәләс (яки Әлшимали, гарәп. رأس الأسد الشمالي рә’с әл-’әсәд әш-шимали — «арыслан башының төньяктагы»[6]; ингл. Rasalas, ing. Alshemali), +4,1m йолдызча зурлыктагы йолдыз. Әсәт ο — Субра (ингл. Subra), +3,53m йолдызча зурлыктагы зур куш йолдыз. «Урак» астеризмы![]() Әсәт α (Регул), η, γ (Әлҗәбһә), ζ (Әлзәфирә), μ (Әлшимали) һәм ε (Әлҗәнүби) Урак астеризмыны тәшкил итәләр. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia