Андромеда йолдызлыгы
Андроме́да йолдызлыгы (лат. Andromeda) — күк йөзенең төньяк ярымшардагы йолдызлыгы. Андромедада 2 нче дәрәҗә зурлыктагы өч йолдыз һәм гади күз белән күренеп торган бормалы галактика (Андромеда Томанлыгы) бар. Андромеда ТоманлыгыЙолдызлыкның иң мөһим объект — Андромеда Томанлыгы (M31) бормалы галактикасы үзенең иярченнәре — М32 и M110 кәрлә галактикалары белән. Айсыз төндә ул гади күз белән Андромеда ν йолдыздан көнбатыштарак 1° почмакча ераклыкта күренеп тора. Андромеда Томанлыгыны фарсы астрономы әл-Суфи әле X гасырда күзәтеп алса да, Европа астрономлары аны тик XVII гасырның башында табып ачтылар. Бу безгә иң якын бормалы галактика 2,2 млн. яктылык елы ераклыкта тора. Аның яссылыгы безгә карата 15° авышкан, шуңа күрә ул озынча түгәрәк кебек күренә. Әмма ул, бәлки, безнең Галактикага ошый һәм 300 млрд. йолдыз эченә ала, аның диаметры 220 мең яктылык елы тәшкил итә. Йолдызлар![]() Андромеда α — Әлфәрәс (гарәп. سرة الفرس сөррәт әл-фәрәс — «атның кендеге»[1], «Пегасның кендеге» күздә тотыла; рус. Альферац), +2,02…2,06 йолдызча зурлыктагы Тазылар α² сыман үзгәрмә йолдыз, 96,7 тәүлек әйләнәле куш йолдыз, B8 спектр сыйныфылы аклы-күкле субзур йолдыз. Әлфәрәс 97 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Андромеда γ — Әлганак (гарәп. العناق الأرض әл-‘әнақ әл-’ард — «каракал» (чүл селәүсене); рус. Аламак), +2,26 йолдызча зурлыктагы катлаулы йолдыз. Әлганак 350 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Тарих һәм исемнәрЙолдызлыкның гарәп исеме Мәрьәтел-Мөсәлсәлә (гарәп. المرأة المسلسلة әл-мәр’әт әл-мөсәлсәләһ — «богаулы хатын»[2]). Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia