Персей йолдызлыгы
Персей йолдызлыгы (лат. Perseus) — күк йөзендә төньяк ярымшардагы йолдызлык. Йолдызлыкка Горгона Медузаны үтерелгән борынгы грек каһарманы Персей хөрмәтенә исем куштылар. Йолдызлыкта билгеле үзгәрмә йолдыз Әлгул һәм ел саен була торган Персейлылар метеор агымының радианты урнашкан. ЙолдызларПерсей α — Мирфәкъ (гарәп. المرفق әл-мирфәқ — «терсәк»[1], «Персейның терсәге» күздә тотыла; рус. Мирфак), йолдызлыкның +1,79 йолдызча зурлыктагы иң якты йолдызы. Бу сарылы-аклы үтә зур йолдыз 590 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Мирфәкъ Кояштан 5000 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан 62 тапкыр артыграк. Персей β — Әлгул (гарәп. رأس الغول рә’с әл-гул — «Горгонаның башы»[2] ; рус. Альголь), каплаулы үзгәрмә йолдыз. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +2,12 дән +3,39 га кадәр 2,867 көн эчендә үзгәрә. Бу йолдыз 93 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Персей ο — Гатикъ (гарәп. عاتق الثريا гатиқ әҫ-ҫөрәййә). ТарихБорынгы йолдызлык. Клавдий Птолемей аны үзенең «Әлмагест» китабына керткән. Борынгы греклар карашлары буенча бу Зевс һәм үлемле хатын Данаяның улы Персейның чагылышы. Персей Гермес һәм Афина ярдәме белән Горгона Медузаны җиңеп чыкты һәм аның башыны алды. Кире кайту юлында ул Кефей һәм Кассиопеяның кызы Андромеданы диңгез ерткычтан коткарды. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia