ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 41нче сессиясеЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының 41нче сессиясе — Краков шәһәрендә ( Польша) 2017 елның 2 — 12 июлендә уза. Сессия барышында Комитет ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә яңа намзәтләр буенча карар чыгара, исемлеккә элек кертелгән объектларның бүгенге торышын анализлый, Бөтендөнья мирасы турында Конвенцияне (1972 елның 17 октябре — 21 ноябрендә Парижда кабул ителгән, 1975 елдан гамәлдә[1]) тормышка ашыруның башка мәсьәләләрен карый. Тарих41нче сессия Польшаның Краков шәһәрендә 2017 елның 2 — 12 июлендә уза. Бөтендөнья мирасы комитетына Конвенциядә катнашучы илләрнең Генераль ассамблеясы сайлаган Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасын саклау турындагы Конвециядә катнашучы 21 илнең вәкиле керә: Азәрбайҗан, Ангола, Буркина-Фасо, Хорватия, Куба, Финляндия, Индонезия, Ямайка, Казакъстан, Кувейт, Лөбнан, Перу, Филипин, Польша, Португалия, Корея Республикасы, Тунис, Төркия, Танзания, Вьетнам, Зимбабве. Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасын саклау турындагы Конвециядә катнашучы 170 илнең хөкүмәт делегацияләре күзәтүчеләр буларак катнаша[2][3]. 2017 елда Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелдеМәдәният һәйкәлләре
Табигать һәйкәлләре
Моны да карагыз
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia