Бөтендөнья мирасыЮНЕСКО бөтендөнья мирасы ( инг. World Heritage, фр. Patrimoine Mondial, исп. Patrimonio de la humanidad, алман. Weltkulturerbe) — табигый яки кеше тарафыннан булдырылган һәм, ЮНЕСКО фикеренчә, үзенчәлекле мәдәни, тарихи, экологик әһәмияте гаять зур булу сәбәпле, популярлаштыру һәм саклау мәсьәләләре өстенлекле булган объектлар. 2015 елда Бөтендөнья мирасы исемлегендә ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасын саклау конвенциясе (1972) әгъзасы булып торучы 163 илдә урнашкан 1031 объект бар иде. Шуларның 802се — мәдәни, 197се — табигый һәм 32се катнаш объект дип теркәлгән[1]. Оештыру принциплары1972 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасын саклау конвенциясен кабул итте, конвенция 1975 елда гамәлгә керде. 2012 елның сентябренә аны конвенциядә катнашучы 190 ил ратификацияләде Бөтендөнья мирасы комитеты, объектларга "бөтендөнья мирасы" статусын бирү өчен, ел саен сессияләр уздыра. "Бөтендөнья мирасы объекты" статусы табигый мирас объектларына түбәндәге өстенлекләр бирә:
Үз территориясендә бөтендөнья мирасы объектлары урнашкан дәүләтләр аларны саклау буенча үз өстенә йөкләмәләр ала. Төп исемлек белән бергә куркыныч астында булган бөтендөнья мирасын билгеләүче өстәмә өлеше дә бар. Аңарга төрле табигый яки кеше тарафыннан тудырылган сәбәпләр, хәрби низаглар һәм сугышлар, җир тетрәү һәм башка табигый бәла-каза, экологик пычрану, браконьерлык һәм тәртипсез рәвештә алып барылган төзелеш аркасында вакытлыча куркыныч астында калган объектлар кертелә. Әйтик, 2007 елда гарәп ориксының резерваты (Оман), тыюлык территориясенең кечерәйтелүе һәм ак ориксны аулауның дәвам иттерелүе сәбәпле, ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасыннан чыгарылды. 2009 елда Эльба елгасының Дрезден шәһәре янындагы үзәне дә (Алманиядә), культуралы әйләнә-тирә мохитне саклау зонасында автомобиль күпере төзелү аркасында, исемлектән төшеп калды. БилгеләмәләрБөтендөнья мирасы исемлеген төзүнең төп максаты — үз төрендә уникаль булган объектларны таныту һәм саклау. Моны күздә тотып һәм гаделлеккә омтылу максатында, махсус бәя бирү билгеләмәләре булдырылды. Баштарак (1978дан башлап) алар мәдәни мирас объектлары өчен генә кабул ителде, һәм билгеләмәләр исемлегендә алты пункт бар иде. Соңрак, дөнья кыйтгалары арасында ниндидер дәрәҗәдә тигезлек булсын өчен, табигый объектларга кагылышлы һәм дүрт пункттан торган исемлек барлыкка килде. Ниһаять, 2005 елда ике төр мирас өчен уртак билгеләмәләр дә булдырылды. Хәзерге бөтендөнья мирасы объектларының һәркайсы теге яки бу билгеләмәләрнең[2] ким дигәндә берсенә җавап бирә. Мәдәни билгеләмәләр
Табигый билгеләмәләр
Теркәү тәртибеИң элек ил, ЮНЕСКО билгеләмәләренә таянып, үз фикеренчә дөньякүләм әһәмияте бар дип саналган объектларны әзерли һәм башлангыч исемлеккә кертә. Башлангыч исемлектә булмаган объектлар мирас буларак теркәлә алмый. Кагыйдәләр буенча, ил ел саен ике генә объектны теркәүгә тәкъдим итә ала: йә берәр табигый һәм мәдәни мирас объектын, йә ике табигый мирас объектын [3]. Номинация үткән объект буенча ахыргы карарны ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы комитеты үзенең еллык сессиясендә кабул итә. Комитет объектны тәкъдим иткән илдән өстәмә мәгълүматлар бирүне таләп итә ала [4]. Моны да карагызСылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia