Элита Татарстана (журнал)
«Элита Татарстана» (тат. «Татарстан элитасы[1]») — Казан шәһәрендә рус телендә нәшер ителүче мәгълүмати-аналитик айлык журнал. Элекке исеме – «Лидер». Республиканың эшлекле, сәяси, мәдәни, гыйльми элитасы һәм Татарстан партнерлары өчен нәшер ителә. Ай саен яхшы ак кәгазьдә, төсле итеп, 120 битле булып чыга[2]. Максат![]() Татарстанның илдәге һәм халыкара абруен күтәрүгә ярдәм итү. Журналда Татарстанның дан-абруй казанган һәм кызыклы шәхесләре — эре ширкәтләр җитәкчеләре, сәясәтчеләр, эшкуарлар, атаклы галимнәр, сәләтле мәдәният эшлеклеләре, спортчылар һ.б. турында сөйләнә, алар белән интервьюлар оештырыла. Мәгълүмат
ТаралуТатарстан буенча (Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада, Бөгелмәдә һ.б. шәһәрләрдә) адреслы таратыла: ТР президенты аппараты, Татарстан Дәүләт Шурасы, ТР министрлар кабинеты, республика министрлыклары һәм дәүләт комитетлары, Казан һ.б. шәһәр-район хакимиятләре[3], Татнефть, КамАЗ, Сәүдә-сәнәгать палатасы, банклар, фәнни үзәкләр, мәдәният, мәгариф, спорт оешмалары, «Казан ярминкәсе» ААҖ, ширкәт җитәкчеләре кулына барып керә. Рубрикалары
Адресы420021 Казан, Татарстан урамы, 20, офис 510 СылтамаИскәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia