Казан ярминкәсе
Казан ярминкәсе, «Казан ярминкәсе» ААҖ (ингл. JSC Kazan fair, рус. ОАО «Казанская ярмарка») — Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә Ырынбур тракты, 8 йорт адресы буенча урнашкан күргәзмә үзәге, ширкәт.
ТарихКазан кирмәне янәшәсендә узучы ярминкәләр турында мәгълүмат гарәп елъязмаларында XII гасыр азакларында ук очрый. Төбәкнең табигый яктан уңайлы җирдә урнашуы бирегә Идел буе, Кавказ, Урта Азия, Кырым, Иран сәүдәгәрләрен җәлеп итә, Көнчыгыш илләре һәм Көнбатыш Европа, Россия арасында тауар алмашуда табышлы катнашу мөмкинлеге тудыра. Казан ярминкәсе Мәкәрҗә ярминкәсе һәм Эрбет ярминкәсе белән беррәттән, Россиянең эре сәүдә үзәге саналган. 600 ел буена, ХХ гасыр башларына кадәр, Казан кирмәне диварлары янәшәсендә «Ташаяк» ярминкәсе эшли, Гостиный двор, Казанка елгасының тамагында, Арча кырында эре сәүдә урыннары була. ТАССР ВДНХсы
ВИКО
Элемтәләре«Казан ярминкәсе» ААҖ чит илләр (Төркия, Чехия) һәм Россиянең 100 дән артык күргәзмә оешмасы белән элемтәдә тора: «Экспоцентр» ААҖ (Мәскәү), БөтенРоссия күргәзмә үзәге (элекке ССРБ ВДНХсы) (Мәскәү), «ПетроКонгресс» һәм «Экспофорум» (Петербург), Чиләбе, «Иннопром» (Екатеринбург), Түбән Новгород, «ВДНХ-Экспо» (Уфа), Ижау, Пермь, «Экспоград Юг» (Краснодар), «Экспоцентр» (Белгород) һ. б. Казан ЭКСПОКазан халыкара һава аланына якын урында «Казан Экспо» халыкара конгресс-күргәзмә үзәге урнашачак. Зурлыгы – 74,8 га. Күргәзмә үзәгенең гомуми мәйданы 70 000 кв.м. Анда 3 күргәзмә павильоны, 3 000 кешелек конгресс-һолл урнаша. Әлеге күргәзмә үзәген 2018 елга тәмамларга уйлыйлар[2]. Картиналар галереясыКазан ярминкәсендә ябык картиналар галереясы эшли. 3 ел эчендә 14 нәфис күргәзмә уздырылган, 30 рәссам (Алсу Закирова, Николай Щёткин, Татьяна Валетова, Георгий Валетов, Людмила Щёткина, Екатерина Манько һ. б.) иҗаты белән таныштыру оештырылган. Күргәзмәләр җәдвәле (2015)
Бүләкләре
Моны да карагызСылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia