Чаллы язучылар оешмасы
Чаллы язучылар оешмасы, Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге, рус. Набережночелнинское отделение СП Республики Татарстан — 1980 елдан Татарстан АССРның (1991 елдан Татарстан) Яр Чаллы шәһәрендә эшләп килүче, язучыларның иҗтимагый оешмасы. Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче әдипләрне, шулай ук Түбән Кама, Алабуга, Менделеев, Минзәлә, Актаныш районнары[1] иҗат көчләрен берләштерә. Тарих
Оешма җитәкчеләре
Чаллыда әдәби хәрәкәтЧаллыда әдәби хәрәкәт 1960 еллар башыннан исәпләнә. «Коммунизм байрагы» район газетасы каршында «Ләйсән» әдәби берләшмәсе эшендә Мөдәррис Әгъләмов, Разил Вәлиев, Хәниф Хөснуллин, Фәннур Сафин һ.б. катнашып килә. Нәшрият эше
Әлеге басмаларда Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, Факил Сафин, Шамил Шәйдуллин, Ирек Диндаров, Мирһади Разов, Әмирҗан Моталлапов, Фирүзә Җамалетдинова һ.б. әсәрләре дөнья күрә. Чаллы язучылар оешмасында Татарстан язучылар берлегенә Рәзинә Мөхиярова, Әнвәр Шәрипов, Гөлзада Әхтәмова, Галиәхмәт Шаһи, Вәсимә Хәйруллина, Равил Сабыр, Айрат Суфиянов, Әлфия Ситдыйкова, Зөләйха Минһаҗева, Фидаил Мәҗитов кабул ителә. БинаЧаллы язучылар оешмасының озак вакыт үз бинасы булмый. Шәһәр хакимияте һәм ТР Язучылар берлеге ярдәме белән 2021 елның сентябрь аенда әлеге мәсьәлә уңай хәл ителә: Чаллы язучыларына Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының яңа бинасында (Комсомол районы, ЗЯБ бистәсе, Низаметдинов ур., 29) бүлмә бирелә (314-315нче бүлмәләр). Аны җиһазлар, компьютерлар белән «Профит» компаниясе җитәкчесе Марсель Мингалимов тәэмин иткән. [3] Чыганаклар
Искәрмәләр
ӘдәбиятСылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia