Данис Хәйруллин
Данис Тәбибулла улы Хәйруллин (1945 елның 7 октябрендә туган) — татар шагыйре, ике китап авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1992 елдан). Белгечлеге буенча инженер. Илдар Юзеев (2021), Гаяз Исхакый (2025) исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Тәрҗемәи хәлеУл 1945 елның 7 октябрендә Татарстанның хәзерге Азнакай районы Таштуган авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылының җидееллык мәктәбендә ала (1953-1960), ә 1964 елда Азнакай районының Чалпы урта мәктәбен тәмамлый. Казанның химия-технология институтына укырга керә. Бер елдан Казан авыл хуҗалыгы институтына күчә, 1969 елда аны тәмамлый. Белгечлеге — авыл хуҗалыгы инженеры-механигы. 1969-1970 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Берникадәр вакыт Азнакай районының «Марат» һәм «Октябрьнең 40 еллыгы» исемендәге колхозларда баш инженер булып эшли. 1972-1998 елларда Данис Хәйруллин Чаллы шәһәренең Төзелешне механикалаштыру идарәсендә өлкән инженер, прораб, бүлек башлыгы булып эшли. 1998 елдан бирле «Кран-сервис» оешмасында директор урынбасары вазифасын үти. ИҗатШагыйрьнең беренче шигырьләре матбугатта 1979 елдан күренә башлый. 1988 елда Татарстан китап нәшриятында аның «Хәтер» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. 1991 елда шул ук нәшриятта аның «Йөрәк тибеше» җыентыгы басылып чыга. Бүләкләре, мактаулы исемнәреИскәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia