Халыкара Җил көнеХалыкара Җил көне (ингл. Global Wind Day, фр. Journée mondiale du vent, рус. Всемирный день ветра) — 15 июньдә дөнья илләрендә билгеләп үтелә торган чара (бәйрәм). ![]() Тарих![]() 2007 елда Җил энергиясе буенча Европа берлеге (ингл. EWEA, European Wind Energy Association) (en) һәм Җил энергиясе буенча халыкара шура (ингл. GWEC, Global Wind Energy Council) (en) килешүе нигезендә оештырыла башлый. Европа илләрендәге энергетик берләшмәләр һәм җил индустриясе ширкәтләре, үз эшләрен уңай яктан һәм кулланучыларга киңрәк таныту максатында, бәйрәмне билгеләүне хуплап каршы алалар. Беренче тапкыр чара Европаның 18 илендә билгеләп үтелә. Җил энергиясе турында семинарлар уза, экспертлар чыгышы оештырыла. МаксатыҖәмгыятьнең игътибарын җилдән алып булган энергиягә һәм аның экологик яктан файдалы булуына, җил индустриясен үстерү мөһим булуына юнәлтү. Мәгълүмат
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia