Җил![]() Җил – һава агымының хәрәкәте. Диңгезләр, кара урманнар, эссе чүлләр өстендә һава бертуктаусыз хәрәкәт итә. Җылы һава өскә күтәрелә, ә салкын һава аста кала. Шулай итен Җир шарында өзлексез һава алмашы бара: һава бер урыннан икенче урынга күчә. Шуннан җил барлыкка килә.[1] Саба җиле — иртәнге җиләс, йомшак җил. Үтәли җил — ачык тәрәзәдән керен, ачык ишектән чыгын китә торган җил. Көчле җил — зур тизлеккә ия җил. Ул агач яфракларын гына түгел, кешене дә очыртып алын китәргә мөмкин. Җирле җилләр: Җилдән муссоннар һәм пассатлар барлыкка килә. МифологиядәБорынгы заманнарда җилне «күренмәс рух» белән тиңләгәннәр. Шуңа аны «Җил Тәңресе», «Җилбәгәй», «Җил иясе», «Җил анасы», «Җилләр патшасы» дип йөрткәннәр. Ә безнең халыкта җилләрнең башлыгы «Ялман» исемле булган, имеш. Җил энергиясен куллануҖил көчен кешеләр бик күптәннән кулланып киләләр. Элек җил тегермәннәре булган. Анда бодайдан, арыштан он тарттырганнар. Бүгенге көндә җил ярдәмендә электр энергиясе алалар. «Җил фермасы»ндагы йөзләгән турбина зур-зур шәһәрләргә яктылык алып килә. Моны да карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia