София Ротару
София Ротару, София Михаил кызы Ротару (рус. София Михайловна Евдокименко-Ротару, молдав. Sofia Rotaru, укр. Софія Михайлівна Ротару, 1947 елның 7 августы, ССРБ, Украина ССР, Черновцы өлкәсе, Новоселицкий районы, Маршинцы) — совет, украин, молдаван эстрада җырчысы (контральто). ССРБ (1988), Украина ССР (1976), Молдавия ССР (1983) халык артисты. Украина Каһарманы (2002). Тәрҗемәи хәле1947 елның 7 августында Украина ССРның Черновцы өлкәсе Новоселицкий районы Маршинцы (укр. Ма́ршинці, рум. Marșenița, Marșineți) авылында алты балалы молдаван гаиләсендә туган. Беренче сыйныфтан ук мәктәп һәм чиркәү хорына йөри[1]. Үзешчән сәнгатьтәге беренче уңышы 1962 елда була: район смотрында җиңгәч, өлкә конкурсына юллама ала. 1963 елда Черновцыда өлкә конкурсында беренче премияне алгач, Киевка халык талантларының республика фестиваленә барып, беренче урынны ала. 1964 елда Мәскәүнең Съездлар сараенда җырлый. Мәктәпне тәмамлагач (1964), Черновцы музыка укуханәсенең дирижер-хор бүлегенә укырга керә. Укуханәне тәмамлагач, әлеге уку йортында теория һәм сольфеджиодан укыта. 1971 елда Черновцы филармониясендә ире Анатолий Евдокименко белән «Червона рута» ансамблен оештыра. 1975 елда ансамбле белән Кырымга, Ялтага күчеп, Кырым филармониясе составында 1986 елга кадәр бергә эшлиләр. 1974 елда «хор дирижеры» белгечлеге буенча Кишинёвта Г. Музическу исемендәге сәнгать институтын тәмамлый. 1970 еллар ахырында Аурупа ииләре буенча (Югославия, Румыния, АДР, АФР, Көнбатыш Берлин) гастрольләре уза. Гастрольләр вакытында совет җырларыннан тыш, чит ил җырларын җырлаган һәм грампластикага яздырган өчен, София Ротару һәм аның ансамблен 5 ел чит илләргә чыгармыйлар. 1988 елда, совет поп-җырчыларыннан беренче буларак, ССРБ халык артисты исеме бирелә. ССРБ таркалгач, җыр сәнгате коммерцияләшкәч, Кырым филармониясеннән китә һәм мөстәкыйль эшли башлый, Ялтадагы үзенең студиясендә җырлар яздыра. 2002 елда Киевта «Йолдызлар аллеясы»н ачканда «София Ротару йолдызы»н да кабызалар. Җырчының репертуарында рус, украин, молдав, болгар, серб, поляк, алман, француз, итальян, испан, инглиз телләрендә башкарыла торган 500 җыр бар. Дискография
Гаилә хәлеИре (1968 елда өйләнешкәннәр) — Анатолий Евдокименко (1942—2002), Украина ССР халык артисты. Уллары Руслан (1970), продюсер. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia