Википедиядә
Нургалиев фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.
Раил Нургалиев, Раил Ринат улы Нургалиев (1986 елның 31 мае, СССР, РСФСР, ТАССР, Теләче районы, Олы Кибәхуҗа) ― профессиональ спортчы (көрәшче), Россиянең милли көрәш буенча халыкара класслы спорт остасы (2020) һәм күп тапкырлар дөнья, Европа, Россия, Татарстан чемпионы, Россия Федерациясенең билбаулы көрәш буенча атказанган спорт остасы (2015), Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәре. [1]
2025 елның 19 гыйнварында Казанда узган көрәш буенча Татарстан чемпионатында рәсми келәмдә башка көрәшмәячәген игълан иткән[2].
Тәрҗемәи хәле
1986 елның 31 маенда Татарстан АССР Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында туган. Югары Кибәхуҗа мәктәбендә укыган. Сигез яшеннән көрәш белән шөгыльләнә башлаган.[3]
Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының (2009 елдан КФУ составында) спорт факультетын «физик тәрбия педагогы» белгечлеге буенча тәмамлаган (2008).
Башта Теләче районында милли көрәш буенча балалар тренеры булып эшләгән. [4] 2017 елдан Биектау районы «Спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесендә (Биектау, Үзәк урам, 11а) тренер-укытучы булып эшли.
[5] Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән шәкертләренең берсе: Касыймов.
Спортта уңышлары
Авырлыгы 105 кг, буе 182 см. 100 килограммга кадәрге һәм аннан югары авырлык категориясендә көрәшә. Башта Теләче районы, 2017 елдан Биектау районы өчен чыгыш ясый. Тренерлары: беренче тренеры ― Марсель Хатыйп улы Әсәдуллин, Вакыйф Тимерша улы Дәүләтшин.
- Билбау көрәше буенча спорт мастеры.
- Милли көрәш буенча атказанган спорт мастеры.
- күп тапкыр Татарстанның,[6] Россиянең, Европаның, дөнья чемпионы.
- күп тапкыр Муса Җәлил исемендәге турнирның җиңүчесе.
- ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы призларына ярышларның күп тапкыр чемпионы.
- Теләче Сабантуеның күп тапкыр абсолют батыры (ш.и., 2023 елда[7]).
- Казанда күп тапкырлар Сабантуй батыры.
- Самбо буенча СССР спорт мастеры.
- Көрәш буенча РСФСР спорт мастеры.
- Көрәш буенча Татарстан Республикасының атказанган тренеры.
- Россиянең атказанган тренеры.[8]
- 2013 – Федераль Сабантуйның (Төмән) абсолют батыры.
- 2014 – «планетада иң көчле көрәшче».
- 2015 – Россиянең атказанган спорт мастеры.[9]
- 2017 – Федераль Сабантуйның (Әстерхан өлкәсе) абсолют батыры.
- 2019 – XIX Федераль Сабантуйның (Новосибирск) абсолют батыры. [10]
- 2022 – XII Бөтенроссия авыл Сабан туеның (Аксюн, Ләмбрә районы, Мордовия) абсолют батыры. [11] [12]
- 2023 – XIII Бөтенроссия авыл Сабан туеның (Җәмәле, Идел буе районы, Әстерхан өлкәсе) абсолют батыры. [13] Финалда Муса Галләмовны отып, баш батыр исеменә лаек булган. Баш батырга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән «Лада Гранта» автомобиле бүләк ителгән (бәйгеләрдә отып алган 38нче машинасы).[14]
- 2023 – Көрәш буенча Татарстан чемпионаты (Казан) җиңүчесе (115 кг үлчәү авырлыгында)[15]
- 2024 – герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесе җиңүчесе (115 кг үлчәү авырлыгында)[16]
- 2024 – Казан Сабантуеның абсолют батыры. Ул югары үлчәү авырлыгында җиңгән, аннары баш батыр өчен көрәштә 100 кг да батыр калган Илмир Төхвәтуллиннан өстен чыккан[17].
- 2025 – көрәш буенча Татарстан чемпионы (115 кг үлчәү авырлыгында, приз 100 мең сум)[18].
Гаиләсе
Хатыны Чулпан, балалары: кызы, улы Бәхтияр. [19]
Искәрмәләр
- ↑ Нургалиев Раиль Ринатович. 2023 елның 28 май көнендә архивланган. Статистика и аналитика развития спорта в России(рус.)
- ↑ Зөлфия Шәвәлиева. Раил Нургалиев соңгы тапкыр рәсми келәмдә көрәште: «Рәхмәт, татар халкым!» Интертат, 19.01.2025
- ↑ Энҗе Габдуллина. Көрәшче Раил Нургалиев: «Минем җиңүдән көнләшүчеләр бар». Интертат, 21.02.2020
- ↑ Борец из Тюлячей стал абсолютным батыром федерального Сабантуя. Бизнес-Онлайн, 3.08.2013(рус.)
- ↑ Нургалиев Раиль Ринатович / МБУ «Спортивная школа» Высокогорского муниципального района РТ(үле сылтама)
- ↑ Чемпионы Татарстана. Федерация борьбы на поясах РТ
- ↑ Раил Нургалиев Теләче Сабантуенда баш батыр калды. Интертат, 13.06.2023
- ↑ Нургалиев Раиль. GongTV
- ↑ Раил Нургалиев – Россиянең атказанган спорт остасы. tulachi.ru
- ↑ Аяз Исмагилов. Абсолютным батыром федерального Сабантуя стал Раиль Нургалиев из Татарстана. Татар-информ, 9.06.2019
- ↑ Эльза Кузнецова. Раиль Нургалиев из Татарстана стал абсолютным батыром Всероссийского сельского Сабантуя. Татар-информ, 2.07.2022
- ↑ Никита Дымов. Главный батыр Сабантуя: «Здесь собрались сильнейшие борцы». Известия Мордовии, 3.07.2022(рус.)
- ↑ Энҗе Габдуллина. Раил Нургалиев Әстерхан өлкәсендәге Бөтенроссия Сабан туеның абсолют батыры булды. Татар-информ, 27.05.2023
- ↑ Камилә Билалова, Энҗе Габдуллина. Бөтенроссия Сабан туеның абсолют батыры Раил Нургалиев: Бу минем 38нче машина. Татар-информ, 27.05.2023
- ↑ Энҗе Габдуллина. Көрәш буенча Татарстан чемпионнары билгеле. Татар-информ, 25.11.2023
- ↑ Энҗе Габдуллина. Муса Җәлил истәлегенә көрәш турнирының 2024 елгы җиңүчеләре билгеле. Татар-информ, 3.02.2024
- ↑ Энҗе Габдуллина. Көрәшче Раил Нургалиев Казан Сабан туенда 39 нчы машинасын отты. Татар-информ, 23.06.2024
- ↑ Зөлфия Шәвәлиева. Көрәш буенча Татарстан чемпионнары билгеле булды - исемлек. Татар-информ, 18.01.2025
- ↑ "Мин татарча көрәшәм": Татарстанның иң көчле көрәшчеләренең берсе Раил Нургалиев белән ачыктан-ачык әңгәмә.(үле сылтама) Биектау муниципаль районы, 2.06.2017
Сылтамалар
Моны да карагыз