Айвар Билалов
Айвар Билалов, Айвар Ильяс улы Билалов (1990 елның 5 июне, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Әлмәт) – спортчы (көрәшче) һәм тренер, Россиянең спорт мастеры (2014), милли көрәш буенча 80 кг һәм аннан югарырак авырлыкта унике тапкыр Татарстан чемпионы, дүрт тапкыр Россия чемпионы, бер тапкыр дөнья чемпионы (2015). Тәрҗемәи хәле1990 елның 5 июнендә Татарстан АССРның Әлмәт шәһәрендә туган. Әти-әнисе Лениногорск районы Иске Иштирәк авылыннан[1]. Урта мәктәптән соң, «оешма менеджменты» белгечлеге буенча Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтын тәмамлаган (2012). 2007 елдан башлап, «Әлмәтнефть» НГДУ спорт-иҗтимагый үзәгендә физик әзерлек буенча тренер- инструктор вазыйфасын башкара, яшүсмерләрне көрәшче итеп тәрбияли[1]. КөрәшАйварның бабасы, әтисе, абыйсы Артур ― барысы да көрәшчеләр. Яшьтән үк тренеры – әтисе СССРның спорт мастеры Ильяс Билалов. Балачактан аның көрәшен карап үсә, техник алымнарын үзләштерә. Олылар категориясендә көрәшә башлагач, РФ атказанган тренеры Салават Йосыпов кул астында шөгыльләнә, Әлмәт командасы өчен көрәшә. Айдар Гыйлаев, Ильяс Галимов (1976―2020), Айдар Хәйретдинов, Илнар Әхмәтҗанов кебек көрәшчеләрне үзенә үрнәк итеп куя. Еллар буе тренировкаларны калдырмыйча йөри, атнасына сигезәр тапкыр тренировкага бара, спортзалга көненә икешәр тапкыр барган вакытлары да күп була. Олылар арасында 80 кг белән бил алыша башлый, 100 кг белән туктый. 2016 елда аяк сеңерен өздереп, бер елга спорт карьерасын туктатып тора. 2017 елда келәмгә кайтып, 100 кг авырлыкта Татарстан, Россия чемпионатларын ота. Шуннан соң спорт карьерасын тәмамлый[1]. Уңышлары
Күп кенә Сабантуйларда абсолют батыр калган, мәсәлән, Самар шәһәре Сабан туенда ак төстәге «ВАЗ-2014» автомобиле белән бүләкләнгән[1]. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаилә хәлеӨйләнгән, хатыны белән бер кыз, ике ул үстерәләр. Яраткан шөгыле – тауларда, урманда мотоциклда йөрү. Футбол уйный, Әлмәтнең «Медина» командасы составында (һөҗүмче) футбол буенча чемпионатларда катнаша[9]. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia