Салават Йосыпов
Салават Йосыпов, Салават Ибраһим улы Йосыпов (1950 елның 3 гыйнвары, СССР, РСФСР, Самар өлкәсе, Камышлы районы, Иске Ярмәк) ― спортчы (гер күтәрү, милли көрәш), гер күтәрү буенча СССР спорт мастеры (1980), милли көрәш буенча РСФСР спорт мастеры (1981), Татарстанның атказанган спорт мастеры (1999), Татарстанның (2001) һәм Россия Федерациясенең (2001) атказанган тренеры. Тәрҗемәи хәле1950 елның 3 гыйнварында Самар өлкәсе Камышлы районының иң зур авылларының берсе Иске Ярмәктә туган. Салаватны спортка тартып керткән кеше ― Иске Ярмәк урта мәктәбе директоры. Ул трамплиннан сикерү белән мавыга һәм малайларны да трамплинга алып килә. Көчле булып үсәсе килгән үсмернең гер «аерылмас» дустына әйләнә. Армиядә штанга һәм гер күтәрү белән мавыга[1]. Хезмәт юлы1971 елда Әлмәткә килеп, «Әлмәтнефть» НГДУ ПРЦНО-1 дә эшли башлый: 1971-1974 елларда слесарь, 1974-1979 елларда нефтепромысел җиһазлары мастеры, 1979-2006 елларда өлкән мастер. 1977 елда Әлмәт төзелеш техникумын тәмамлаган. 2006-2012 елларда «Татнефть» спорткомплексында мили көрәш буенча өлкән тренер [2]. Спорт казанышлары1975 елда Әлмәт стадионында Җиңү бәйрәменә багышланган ярышларда гер күтәрү буенча өченче урынны ала. Егеткә танылган тренер Илгизәр Димеев игътибар итә һәм үзе җитәкләгән секциягә чакыра. С. Йосыпов – гер күтәрү буенча спорт мастеры, 5 тапкыр Татарстан чемпионы. Гер күтәрү белән рәттән милли көрәш белән дә шөгыльләнә башлый. Ике төр спорт белән берьюлы шөгыльләнеп, ярышларга йөрү авырлаша башлагач, Салават өстенлекне милли көрәшкә бирә. 1978 елда үзен Физкультура йортына тренер итеп эшкә чакыралар. Әлмәт данын яклап үзе дә чыгыш ясый, бер үк вакытта яшьләрне дә осталыкка өйрәтә. Әлмәттә 1990 елдан башлап «Нефтяник» газетасы призына Бөтенсоюз турниры уздыра башлау да аның инициативасы. «Әлмәтнефть» идарәсе командасында тренер булып эшләү вакытында (1979―2012) ун спорт мастеры, халыкара, бөтенроссия һәм республика ярышлары җиңүчеләрен һәм призерларын әзерләгән. Алар арасында: Фәнил Минһаҗев, Алмаз Билалов, Ильяс Билалов, Ильяс Галимов, Сирень Дәүләтов, Кумар Мөхәммәтҗанов, Булат Вәлиев, Әсләм Шакиров.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ГаиләсеӨйләнгән, ике баласы. Улы Илдар – ату спорты буенча «Әлмәтнефть» НГДУ чемпионы[1]. Искәрмәләр
Сылтамалар
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia