Олыкүл (Кырмыскалы районы)
һәм [1] Олыкүл — Башкортстанның Кырмыскалы районындагы татар авылы. Карлыман авыл советы үзәге. 2009 елның 1 гыйнварына 4713 кеше яши.[4] Хәзерге Олыкүл ике торак ноктасыннан формалаша. Беренчесе – татар-типтәр авылы Олыкүл, икенчесе – Карлыман станциясе. Тарихи белешмәОлыкүл авылына 1752 елда мишәрләр нигез сала. 1760 елда авылга яңа партия йомышлы татарлар килеп утыра. 18 гасыр уртасында мишәрләр 3нче мишәр кантонына караганнар. Башкортлар 8нче башкорт кантонга караганнар. Типтәрләр Уфа өязенең 2нче типтәр командасына буйсынганнар. Карлыман тимер юл станциясеКарлыман ст. – Куйбышев тимер юлының мөһим төене. Уфадан баручы линия биредә икегә бүленә: берсе Агыйдел буйлап көньякка – Стәрлетамак, Салават, Мәләвез һәм Күмертау ягына, икенчесе Урал аръягына – Белоретка таба китә. Cтанса 1936 елда барлыкка килә. 1977 елда Карлыман-Белорет юнәлешендә пуезлар йөри башлый. Демография
Биредә 1859 елда 81 йортта 666 кеше яшәгән, иҗтимагый составы: башкортлар, мишәрләр, типтәрләр. 1870 елгы җанисәп буенча, 81 йортта 576 башкорт яшәгәне билгеле [8]. 1920 елда[9] һәм 1926 елларда авыл халкы типтәрләр буларак, 1959 һәм 1970 еллардагы сан алулар буенча татарлар буларак теркәлгән. Ялгышлык белән 1979 елда тоташ,[10] 2002 елда өлешчә башкортлар итеп яздырылган. 2002 ел җанисәбенә күрә авылда 43% татарлар, 31% башкортлар яши. ИкътисадОлыкүлдә зур җитештерү предприятиеләре бар. Карлыман элеваторының 77 мең тонна икмәк сакларлык амбары бар. Кырмыскалы РТПсы, Кырмыскалы катнаш азык заводы, Карлыман ДУП “Башоптсбыт”, ҖЧҖ “Стройбытсервис” эшлиләр. Танылган кешеләр
Искәрмәләр
ЧыганакларСылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia