Бозаяз
Бозаяз — Башкортстанның Кырмыскалы районындагы татар (мишәр) авылы. 2010 елның 14 октябренә 1492 кеше яши.[4] Район үзәгенә кадәр 26 км ара, якындагы тимер юл станциясенә (Карлыман) – 39 км. ТарихБу якларга мишәрләр Борай якларыннан килгәннәр һәм Иске Мерәс (хәзер авыл Дәүләкән районына керә) авылында яшәүче Стәрлетамак өязенең Нугай даругасының Өршәк-Мең олысы башкортларыннан алганнар. Алар җирле кабилә юлбашчыларыннан җирне 20 елга арендага алып тора. Аннары шартнамә яңадан илле елга төзелә. Башта авылга нигез салучы Мөслим Каныбәков хөрмәтенә Мөслим диеп атала, тора-бара авылга Бозаяз елгасы исеме ябыша. 1920 елда Бозаязда 957 йортта 3748 кеше яши.[5] 1935-1956 елларда – Бозаяз районы үзәге. Демография
Мәгариф1902 елда биредә рус-татар мәктәбе ачыла, соңыннан мәктәп игенче яшьләр мәктәбе итеп үзгәртелә. 1938 елдан урта мәктәп буларак эшләп килә. Бозаяз урта мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла. 2011 елның 1 сентябрендә ул 164 бала ишекләрен ачты. Укыучыларга 23 укытучы белем бирә. 2005 елда мәктәпкә Бозаязда үскән язучы Фәнил Әсәнов исеме бирелә. МәдәниятКитапханә, мәдәният йорты МедицинаБозаязда участок хастаханәсе эшләп килә. “Ашыгыч ярдәм” бригадасы якын-тирәдәге авыруларны коткара. Авылда даруханә бар. Авылның атаклы кешеләре
ИкътисадБозаязда халыкны эш урыннары белән ҖЧҖ токымчылык заводы "Дружба" (сарыкчылык) һәм “ДУП” Бозаяз питомник-совхозы (сортларны тикшерү кишәрлеге) тәэмин итәләр. Истәлекле урыннарБозаяз елгасы аша салынган таш күпер (Екатерина күпере) архитектура һәм тарих һәйкәле булып тора. Аны 18 гасыр ахырында салганнар. 1915 елда Бозаяз елгасы аша тагын бер күпер салынган, авыл картлары сүзе буенча аны Беренче бөтендөнья сугышында әсир ителгән "әвстерләр" салган, ягъни австриялеләр. Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia