Олыс![]() Олыс — халык һәм дәүләт төшенчәсен билгеләүче төрки һәм монгол иҗтимагый термины. Шулай ук урда, гаскәр төшенчәсен билгели, дәүләт яки ил сүзләренә туры килә. Чыңгызхан империясендә олыс - дәүләтнең өлешен билгеләгән, тарихта Җүчи (Алтын Урда) һәм Чагатай олыслары мәшһүр булган. ЭтимологиясеУрда сүзе - урта, үзәк төрки сүзеннән чыккан, чөнки бар дәүләтләр үзәкләштерелгән булган. Улус – кайбер әдәбиятта олыс дип языла, ләкин сөйләм телендә чагылыш тапмый. ОЛЫС[ŏлŏс] «большая область, страна, владение» < гом. төрки улус id. к. Улус . Бу сүз хәз. көндә әдәбиятта ошбу рәвештә язылса да – бу хәл гом. төрки сүзне ясалма татарчалаштыру гына, чөнки татар гом. халык телендә мондый әйтелеш булмаган. Гомумән, мондый «яңа» татарчалаштыруларга (чаг. ш. ук угор > угыр һ.б.) без каршы: алар тарихны бозып күрсәтә башлый. [1] Административ термин1920-1943 елларда Калмыкиядә район атамасына олыс сүзе кулланыла. Бүгенге Россиядә Бурятиядә авыллар һәм Якутиядә авыл хуҗалыгы районнары олыс дип атала. Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia